Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЛЛА САКЛАСЫН!.. ТАТАРСТАНДА хастаханәсендә 3 яшьлек бала үлгән. Табиблар гаепле, ди...

23 март төнендә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә тән температурасы югары булган һәм нык йөткергән 3 яшь тә 5 айлык кыз бала китерелә. 20 минут вакыт узу белән баланың гомере өзелә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы...

23 март төнендә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә тән температурасы югары булган һәм нык йөткергән 3 яшь тә 5 айлык кыз бала китерелә. 20 минут вакыт узу белән баланың гомере өзелә.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлек - саксызлык аркасында үлемгә китерү) кузгатылган.
Беренчел тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз бала 19 мартта ук чирли башлаган. Әти-әнисе аны ике тапкыр хастаханәгә алып бара һәм кирәкле медицина процедурасы башкарылганнан соң өйгә кайтып китәләр. Бер тәүлек узгач кызның хәле тагын да начарлана. Аны хастаханәгә китерәләр һәм ул шунда вафат була.
Тикшерү фаразлары буенча, баланың үлеменә район үзәк хастаханәсе табибларының үз вазифаларын тиешенчә башкармау, балада кискен вирус йогышлы авыруы булуын ачыклый алмау һәм аны хастаханәгә салмау сәбәпче булган.
Җинаять эшен тикшерү бара.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55851-pitrәch-hastahanәsendә-bala-үleme-buencha-җinayat-eshe-kuzgatyildyi.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев