Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЛЛА САКЛАСЫН:Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән

25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез. Бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала өсте такталар белән тулысынча капланмаган чокырга...

25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез.
Бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала өсте такталар белән тулысынча капланмаган чокырга егылып төшә.
Абыйсы әтисе белән малайны тизрәк тартып чыгарса да, ул инде сулыш алудан туктаган була. Малай өйдән агып чыккан чокырдагы шакшы суга тончыккан. Табиблар да ярдәм итәрлек булмый.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев