Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алла сакласын: 18нче каттан сикереп үлгән кызның туганнары нәрсә ди?

Уфа шәһәрендә 18нче кат тәрәзәсеннән кеше егылуы турындагы мәгълүмат Уфаның ашыгыч хезмәтенә килгән. Урынга ашыгыч ярдәм чыккан. Бригада килгәч, зыян күрүченең үлемен раслаган.

Рәсми расланмаган мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе кызның егете белән аерылышуы булырга мөмкин. Фаҗига вакытында аның белән ахирәте булган, ул аны начар уйлардан аерырга тырышкан, ләкин фаҗигане булдырмый кала алмаган.

"Башинформ" агентлыгы 31 яшьлек Кристинаның туганнары белән элемтәгә кергән, алар кызның өметсез адымга үзе бара алуына шикләнә. Һәм, тикшерү үткәреп, дөреслеккә ирешергә тели. Кристинаның энесе сүзләренә караганда, кыз сигез балалы гаиләдә үскән. Әнисе күптән үлгән, әтисе авылда яшәгән, аның барлык балалары диярлек Белоретта яши, ә Кристина апасы белән - Уфада.

"Хәзер без алтау калдык. Элегрәк 16 яшендә абыйны ток сугып үтерде. Кристина Уфага килде. Без барыбыз да аның гомерен үзе өзүенә ышанмыйбыз - бернинди алшартлар да юк иде. Ул тормышны ярата иде! Уфада фатир сатып алырга ярдәм иттек, ул эшләде, үз фатиры бар, матур киенеп йөрде - барысы да тәртиптә иде, - дип хәбәр итте Кристинаның бер туганы. - Егете белән аерылышу турында берни дә әйтә алмыйм. Уфада ул күбрәк апасы белән аралаша иде".

Реклама

Туганнары кызны Белоретта, әбисенең кабере янында җирләгән.

Чыганак : "Кызыл Таң"

Фото:bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев