Актаныш

“Аллаһка ялвару”, “дога”, “Аллаһ белән яшерен әңгәмә” – мөнәҗәт хакында һәммәсе

Аралашуның, бер-береңә игътибар, хөрмәт күрсәтүнең, ярдәмләшүнең нинди генә формалары юк хәзер! Район мөслимәләренең үзара аралашуы да, үз кысаларын киңәйтеп, авыллардагы хатын-кызларыбызны да иҗатка тартты. Тематик кичәләрдә дини тәрбия, әхлак, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре - һәммәсе күңелгә үтеп керә. Дәү әниләр, әниләр һәм балалар арасын тагын да якынайта. "Яшьлек" мәдәни...

Аралашуның, бер-береңә игътибар, хөрмәт күрсәтүнең, ярдәмләшүнең нинди генә формалары юк хәзер! Район мөслимәләренең үзара аралашуы да, үз кысаларын киңәйтеп, авыллардагы хатын-кызларыбызны да иҗатка тартты. Тематик кичәләрдә дини тәрбия, әхлак, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре - һәммәсе күңелгә үтеп керә. Дәү әниләр, әниләр һәм балалар арасын тагын да якынайта.
"Яшьлек" мәдәни үзәгендә һәр ай саен үтүче кичәләрдә һәр хатын-кыз катнаша ала. Мөнәҗәтләр кичәсен үткәрү хакында газетабыз аша хәбәр биргәч тә район мөслимәләр берлегенә мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Мөнәҗәт көйләүче мөслимәләребез үзләренең киенүләренә дә җитди игътибар иткән иде - камзул һәм калфаклар киеп чыгыш ясадылар. 18 хатын-кызыбыз 17 мөнәҗәт әйтте.
Мөнәҗәт әйтүче Мәсһүрә Муллаянова кичәгә Апач авылыннан килгән, беренче тапкыр катнаша.
- Мөнәҗәтләрне бәләкәйдән өйрәнеп үстем. Бүгенге мөнәҗәтемне дә телевидениедән Зөһрә Сәхәбиева әйткән вакытта күреп, отып калган идем. Авылда безне Фатыйма Хәернасова өйрәтә дин нигезләренә. Тырышабыз, өйрәнәбез. Коръәнне гарәп хәрефләре белән укый беләбез. Барчабызга да иман юлында булырга язсын.
Кыркаентүбә авылыннан килгән Әдибә Кәшбиева мөнәҗәт әйтүчеләрнең иң өлкәне. "Гүзәлия Мирзанурова алып килде мине әлеге кичәгә, - диде ул. - Әти-әнием дини кешеләр иде. Әнием сигез ел мәдрәсәдә укыган. Яшь вакытта андый мөмкинлекләр булмады безнең өчен. Хәзергесенә сөенеп кенә йөрибез. Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә укыйм да әле үзем". - Иң матур эчтәлектәге мөнәҗәт әйтүче, дип атады мөслимәләребез 81 яшьлек Әдибә апаны.
"Иң оста мөнәҗәт башкаручы" Яңа Әлемнән Роза Фәйзуллинаны күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңладылар. Тормыш, яшәү турындагы фикерләре, үзенең күркәм сөйләшүе, аралашуы тетрәндерде һәммәбезне.
24 гыйнвар көнне мөнәҗәтләр кичәсендә катнашучы Мәхрәмә Галләмова, Зөһрә Митрофанова, Ильмира Әнвәрова, Фәйрүзә Мәрданова, Илсөяр Исламова, Кәүсәрия Заһретдинова, Вәфия Исламова, Миңнур Мусина (Актаныш), Зөләйха Нурлыева (Кәзкәй), Светлана Хәбибуллина (Зөбәер), Фәүзия Заманова (Качкын), Әдибә Кәшбиева (Кыркаентүбә), Илгизә Муллаянова(Тынламас), Мәсһүрә Муллаянова (Апач), Өммехани Баянова, Сәкинә Шәйхәйдарова (Татар Суыксуы), Юлия Гыйльмуллина (Колын), Роза Фәйзуллина (Яңа Әлем) башкаруындагы мөнәҗәтләр эчтәлекләре ягыннан да, аһәңе, яңгырашы буенча да үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый һәм бай эчтәлектә булып, безнең бай мирасыбызның колач җитмәс зурлыгына, камиллегенә бер дәлил булды.
Аллаһы Тәгаләгә ышану, ялвару тормышыбызда күңел халәтебезне чагылдыручы һәр нәрсәдә чагылыш таба. Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, кичәне алып баручы Сумия Гарифуллина мөнәҗәтләр турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар җиткерделәр.
Нәрсә соң ул мөнәҗәт? Гарәп-фарсы теленнән "Аллаһка ялвару", "дога", "Аллаһ белән яшерен әңгәмә" дип тәрҗемә ителә әлеге сүз. Мөнәҗәтләрнең татар мохитендә таралуы X-XI гасырларга туры килә, нәкъ шул чорларда ислам дине Идел Болгарстанында бердәнбер дәүләт диненә әверелә. Мөнәҗәтләрдә Аллаһка ялвару, мөрәҗәгать итү, туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем, пәйгамбәрләр тормышы чагылыш таба. Шунлыктан тәрбияви мәгънәсе бик зур.
Зөһрә Закирова, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе:
- Мөнәҗәтләр бәйгесе була, дип, хәбәр иткәннән соң, авыллардан да, район үзәгеннән дә катнашырга теләк белдереп чылтыратучылар күп булды, әлхәмдүлиллаһ. Бик актив булдылар. Мөслимәләр берлеге алып барган эшчәнлекнең, төрле очрашулар, кичәләрнең нәтиҗәседер, дип сөендек. Оештырган чараларыбызга, кичә-бәйрәмнәргә катнашучылар да, карарга килүчеләр дә арта. Оештыру эшләрен башлап йөрүче кызларыбыз да эзләнәләр, алып бару тәртибенә дә үзгәрешләр кертеп, эчтәлеген, күтәрелгән темаларны бер-берсенә бәйләп баеталар. Уен, аралашу, әңгәмә формаларын да кертү һәркемне җәлеп итә. Газета, телевидение, радио аша да һәр кичә халыкка барып җитә, берәүне дә битараф калдырмый - уйландыра, эш-гамәлләренә икенче күзлектән карарга этәрә. Рәхмәт сезгә!
Мөнәҗәтләр кичәсен дә райондашлар тыңласын, үз халкы белән горурлансын, дип оештырдык. Аллаһы Тәгаләгә ялвару дога дип атала. Мөнәҗәтләр - көйгә салынган догалар. Һәр мөнәҗәттә "йә, Раббым", "йә, Аллам", дигән мөрәҗәгатьләрне ишетәбез. Февраль аенда "Рухи җәүһәр" дигән кичә әзерлибез. Залларыбыз тулы булсын. Кичәләрдә катнашыгыз, бергә булыйк, бердәм булыйк, - диде ул.
Дини кичәләрдә балаларыбыз - кызларыбыз да актив катнаша. Мөнәҗәт әйтү мөслимә кызларыбыз Азалия, Зәлия, Хәдичә, Хәдия, Әминә, Индира башкаруындагы биюләр белән аралашып барды. Дәү әниләребезгә оныклары белән килү өчен дә, кызларның үзара дуслашуы, аралашуы өчен дә бик күркәм мондый кичәләр.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: