Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алма агачыннан ерак төшми

Һәр кешене аның эшләгән гамәлләре буенча бәяләргә мөмкин. Кемнәрдер үз гамәлләре белән дөньяга танылалар, кемнәрнеңдер эш-гамәлләре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Әмма аларның эшләре бик күпләрнең тормышында сүрелмәс якты эз калдыра. Мин дә шундый кешеләрнең берсе турында язып үтәм. Сүзем - Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов турында....

Һәр кешене аның эшләгән гамәлләре буенча бәяләргә мөмкин. Кемнәрдер үз гамәлләре белән дөньяга танылалар, кемнәрнеңдер эш-гамәлләре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Әмма аларның эшләре бик күпләрнең тормышында сүрелмәс якты эз калдыра. Мин дә шундый кешеләрнең берсе турында язып үтәм.
Сүзем - Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов турында. Һич уйламаганда, йомышым төшеп, аның бүлмәсенә керергә туры килде. Актаныш районында иң яшь җитәкче булуын ишетсәм дә, Илнар Энгель улына мөрәҗәгать итәргә уйладым.
Йомышым бик гади иде. Әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзетдин Нуртдиновның инде берничә дистә ел эчендә таушалып беткән кабер ташын алыштырырга уйлаган идек. Хәер, кеше өлешенә кермибез, дәүләт үзе моның өчен мөмкинлек бирә.
Бу урында әти турында берничә сүз язып китү урынлы булыр. Еракка китмичә, аның 1941 елда Калинин район хәрби комиссариатыннан сугышка алынуыннан башлыйм. 1945 елда сугыш бетте дип игълан ителүгә карамастан, әти хезмәт иткән сапер ротасы өчен сугыш дәвам итә. Ул бары тик 1945 елның 12 октябрендә генә, аяк табанын өздерү сәбәпле, запаска кайтарылды. Туган авылына кайткач ук хезмәт сафына баса. Берникадәр вакыт авыл Советы рәисе булып эшли, шулай ук берничә чакырылышта депутат булып сайлана. Бөек Ватан сугышында күп тапкырлар яралануы, алган җәрәхәтләре аның тормыш юлын кыскарттылар, ул озак яши алмады. 1958 елның февраль аенда вафат булды.
2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен үткәрү уңаеннан кабер ташы кую турында үтенеч хаты язылды. Бу хат берничә урынга җибәрелде. Әмма, ни кызганыч, үтенечне кире кактылар. Җыелган документларны укып та карамаганнардыр дип уйлыйм, һәм менә иң соңгы инстанция булып Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать итү калды.
Илнар Фәттахов алып килгән документларны кулына алып игътибар белән укыды. Шул рәвешле үтенечебез уңай хәл ителде. Күпләр моны вак мәсьәлә диярләр. Әмма уйлап карасаң, безнең якты киләчәгебез өчен сугыш кырларында гомерләрен, сәламәтлекләрен калдырган яисә кире кайтырга насыйп булып та озак яши алмаган бабаларыбызга дан бирү түгелме соң бу?!
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Дөрес тәрбия биреп, акыллы бала үстергәннәре өчен әтисе Энгель Фәттаховка һәм аның тормыш иптәшенә зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев