Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алсу Ксения Собчакны татарча сөйләшергә өйрәтә

Татарстанның халык артисты Алсу танылган алып баручы Ксения Собчак белән очрашкан. Әлеге очрашуда алар татар телендә дә аралашып алырга булганнар.

Алсу Ксения Собчакны татар теле белән таныштыра башлаган.

«Син татарча берәр нәрсә әйтә аласыңмы?» — дип кызыксынган Ксения.

«Ксения, мин сине яратам, кәҗә б.. ашатам» — дигән Алсу үзенең көчле акценты белән.

«Нәрсәне аңлата?» — дигән сорауга Алсу болай дип җавап биргән:

«Беркемгә дә әйтмә. Берәр татар егете сиңа бу фразаның тәрҗемәсен әйтеп бирер. Бу — шаярту».

«Шәп! Мине һәрвакыттагыча бик еракка җибәрделәр бугай» — дип елмая Ксения һәм әлеге бик мәгънәле татарча җөмләне кабатлап әйтә.

«Без мәктәптә шулай шаяра идек!», «Татарстанның атказанган артисты татар телен белми. Көлке», «Ул бит халык артисты, җитмәсә, атаклы Сафинның кызы, татар телен белергә тиеш», «Алсу мишәр түгелдер бит?», «Кызык та, кызганыч та», — дип язып калдырган инстачылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев