Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алты ай эчендә Актаныш районында 102 бала туган, 221 кеше вафат булган

Агымдагы елның алты аенда районда 102 бала туган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43кә ким. Актаныш, Яңа Әлем, Пучы, Такталачык, Татар Суыксуы, Аккүз җирлекләре туучы балалар саны буенча алда барса, Кәзкәй, Иске Богады, Иске Кормаш, Түке, Татар Ямалы, Теләкәй, Чалманарат, Чуракай, Мәсәде җирлекләрендә бер бала да тумаган. Алты...

Агымдагы елның алты аенда районда 102 бала туган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43кә ким. Актаныш, Яңа Әлем, Пучы, Такталачык, Татар Суыксуы, Аккүз җирлекләре туучы балалар саны буенча алда барса, Кәзкәй, Иске Богады, Иске Кормаш, Түке, Татар Ямалы, Теләкәй, Чалманарат, Чуракай, Мәсәде җирлекләрендә бер бала да тумаган.

Алты айда 221 кеше бакыйлыкка күчкән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1гә ким. Аеш, Актанышбаш, Югары Яхшый, Кәзкәй, Күҗәкә, Иске Айман, Иске Богады, Иске Кормаш, Татар Суыксуы, Уразай җирлекләрендә үлүчеләр саны кимесә, Актаныш, Яңа Әлем, Пучы, Иске Байсар, Такталачык, Татар Ямалы җирлекләрендә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев