Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Алтын каләм” дәшә

Балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында яшь журналистларны үстерү, талантлы яшьләргә булышу максатыннан үткәрелүче "Алтын каләм" - "Золотое перо" республика фестивале старт алды. Биредә каләм тибрәтергә яратучы 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Фестиваль быел 12 нче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан...

Балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында яшь журналистларны үстерү, талантлы яшьләргә булышу максатыннан үткәрелүче "Алтын каләм" - "Золотое перо" республика фестивале старт алды. Биредә каләм тибрәтергә яратучы 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Фестиваль быел 12 нче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге уздыра.
Быелгы фестивальнең төп темалары булып"Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте", "Интернет челтәрендә куркынычсызлык", "Сәламәт яшәү рәвеше һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча проектлар", "Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы", "Татарстан - телләрне саклау һәм үстерү территориясе" тора.
Фестивальдә катнашу өчен 2016 елның май аеннан вакытлы матбугат чараларында басылган язмаларны файллы папкага салып, үзегез турындагы мәгълүмат белән бергә 20 майга тикле районның яшьләр эшләре һәм туризм бүлегенә китерүегез сорала. Республика этабына үтүчеләр 26 июньнән 30 июньгә тикле Казанда "Идел" яшьләр үзәгендә көч сынашачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев