Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алтын куллы егет

Актанышта туып үскән Илшат Дәүләтбаев бәхетен читтән эзләми. Мәктәптә, училищеда укып, армия хезмәтен Венгриядә үтәп кайтканнан соң, Әҗәкүлдәге катнаш азык әзерләү заводында шофер, токарь булып эшли. Соңрак ТМСиБ төзелеш оешмасына күчә. Тумыштан оста куллы, тәвәккәл егет биредә балта остасы-бетончы һөнәрен бик тиз үзләштерә. Аларның бригадасы Алабугада экологик зонада бетон җәя....

Актанышта туып үскән Илшат Дәүләтбаев бәхетен читтән эзләми. Мәктәптә, училищеда укып, армия хезмәтен Венгриядә үтәп кайтканнан соң, Әҗәкүлдәге катнаш азык әзерләү заводында шофер, токарь булып эшли. Соңрак ТМСиБ төзелеш оешмасына күчә. Тумыштан оста куллы, тәвәккәл егет биредә балта остасы-бетончы һөнәрен бик тиз үзләштерә. Аларның бригадасы Алабугада экологик зонада бетон җәя. Актанышта күп фатирлы йорт төзүдә дә катнаша.
Бер-берсе белән уртак тел тапкан хезмәттәшләр Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән ПМК оешмасында да сынатмыйлар. Илшат "Бүләк" лагерен төзүдә катнашуы белән үзендә горурлык хисе тоя. Ә "Газстройсервис" оешмасында эшли башлавына инде 6 ел. Монда балта остасы-бетончы булып хезмәт куя.
Кече яшьтән эшне яратып үсүе өчен ул әтисенә рәхмәтле. Үзләренә өй салганда беренче чирканчыкны алган булган. Хәзерге вакытта Илшат Дәүләтбаев күпфатирлы йорт төзелешендә эшли. Түбә ябуда алар 12 кеше катнаша. Хезмәтләре җиңелләрдән түгел. Төрле һава шартларында эшләргә туры килә. Үзләренә куйган бурычларны төгәл үтиләр.
Хезмәтендә бәхет тапкан оста куллы ир-егет гаилә кадерен дә саклап яши. Хатыны Гөлгенә белән ике кыз, бер ул тәрбиялиләр. Гаилә бәхете, сәламәтлек тели ул якыннарына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев