Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алтын көздә – алтын туй

Алтын көзләр - муллык чоры, өстәл тулы нигъмәтләр, күңелләрдә - сөенечле хикмәтләр. Аллаһы Тәгаләнең чиксез нигъмәтләре кешеләргә бәхет-сәгадәтләр өләшә. Шөкер, көзләр һәрвакыт муллыгы, матурлыгы белән килә. Ләкин һәркем аны үзенчә кабул итә, берәүләр тырышлыгы белән каршы ала. Гыйльминур һәм Илдус Ярмиевләр нәкъ менә шундыйлар сафына керә. Барысына да тырышлык белән...

Алтын көзләр - муллык чоры, өстәл тулы нигъмәтләр, күңелләрдә - сөенечле хикмәтләр. Аллаһы Тәгаләнең чиксез нигъмәтләре кешеләргә бәхет-сәгадәтләр өләшә. Шөкер, көзләр һәрвакыт муллыгы, матурлыгы белән килә. Ләкин һәркем аны үзенчә кабул итә, берәүләр тырышлыгы белән каршы ала. Гыйльминур һәм Илдус Ярмиевләр нәкъ менә шундыйлар сафына керә. Барысына да тырышлык белән генә ирешеп була, дип саный алар. Алтын көзләр җитте, ә аларның бакчаларында кура җиләге, чия, йөзем куаклары җимеш биреп утыра. Җимештән дә татлырак яшьлек еллары да бар бит әле. Йөрәкләрдә искиткеч матур хатирә булып сакланалар. Әйтерсең лә, артта 50 ел ара калмаган да, барысы да әле кичә генә булгандыр кебек...
Илдус Салихҗан улы Ярмиевнең туган авылы Солтанголда яшәп, хуҗалыкта инженер булып эшләп йөргән мәле. Инженерның эше шул инде: техникага запчасть юнәтү белән мәшгуль ул. Элекке елларда аны эзләп табу, барып алу өчен тирә-як шәһәрләргә дә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Язмышына язылган мәхәббәтен шунда таба: кызның авылдан шәһәргә бәхет эзләп чыгып киткән вакыты гына икән әле. Туган якны, авыл һавасын сагыну хисләре әле басылырга да өлгермәгән.
Гыйльминур апа - Башкортстанның Илеш районында туып-үскән кыз. Әниләре Фәхринур 5 баланы берүзе карап үстергән. Әтисе Мосабир үлгәндә кыз 9 айлык кына булып калган. Исәмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, шәһәргә чыгып киткән. Фабрикага эшкә урнашкан. Тегүчелеккә укырга исәпләп йөргән чагы. Шушы яшьлек хыялын тормышка ашырырга, шәһәр тормышына ияләшергә өлгермичә кала. 18 яшендә Солтангол авылына килен булып төшә.
Бертуган абыйсы Мирзанур Солтанголдан Вәсилә исемле кызга өйләнә. Илеш районына килен төшә. Туганнары аны озата килә. Менә шул туганнар арасында Илдус исемле егет тә була. Сүзне Илдус абый үзе ялгап китә:
- Киленнең бирнә-сандыкларын күтәрешеп йөргәндә ишек төбендә бер кызга күзем төште. Күгәрчен төсле күк күлмәк кигән, үзе гел елмаеп тора. "Бу кем була?" - дип сорадым Мирзанурдан. Ул: "Минем бертуган сеңлем", - диде. Мин аңа: "Бу кызга өйләнәм мин," - дидем дә, алар яныннан кузгалып киттем.
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килүен күр әле. Туйда танышып китәләр. Илдус абый баянда уйнап, җырлап-биеп, туйда барлык кызларның игътибар үзәгендә була. Гыйльминур апа да аны ошата. Бер күрүдә гашыйк булу шушы буладыр инде. Туйлар уза, кунаклар таралыша, һәркем үз ягына кайтып китә. Егет - Солтанголга, кыз - Ижауга. Ике арада сагынычлы сүзләр белән төрелгән хатлар йөри башлый.
Шушы вакыйгадан соң озак та үтми, 2-3 айлап вакыт узуга, егет тәвәккәл адым ясый:
- Беркөнне Ижауга командировкага бардым да, запчастьлар белән бергә Гыйльминур апагызны алып кайтып киттем, - дип, Илдус абый уенын-чынын бергә кушып, шул бәхетле мизгелләрне искә төшерә.
Шәһәрнең үсеп килгән генә чагы, тирә-ягы матур, чиста, кибеттә азык-төлек күп. Шундый мавыктыргыч шәһәр тормышы үзенә кызыктырып торуга карамастан, кыз яшьлек мәхәббәтенең тәкъдимен кире какмый. Шул вакытта авылга кайтып киткәненә ни гомер узса да, бер тапкыр да үкенеп карамаган.
Яшьләр җитәкләшеп Исәмәт авыл Советына юл тоталар. Тормышны хисләр белән генә алып барып булмый, әмма йөрәктәге кайнар ялкын юлда очраган барлык киртәләрне дә җимерә. Яңа тормыш бусагасын атлап керергә теләгән яшьләргә авыл Советында эшләүчеләр каршы килмиләр.
Алар шул бер баруда ук законлы төстә язылышып та куялар.
1967 елның сентябрь азаклары була ул. Ә 4 октябрьдә Солтангол авылында Ярмиевләр йортына килен төшә.
Туйлары бик күңелле уза, кунаклар 4 көн буе бәйрәм итәләр. Ул чорда дүртәр көн туй уздыру гадәткә кергән була. Бу елгы көзнең матурлыгын алар бүген дә сагынып искә алалар. Октябрь-ноябрь айлары кояшлы, җылы көннәре белән сөендерә.
13 яшь аерма да сизелми. Бу хакта уйлап та карамыйлар.
- Яшь аермасы турында уйланылмаган инде ул чакта. Әнкәй каршы килеп караган иде, абыең да 3 ай элек кенә өйләнде, үзеңә әле 18 яшь кенә, дип. Тик без беркемнең дә үгетләвенә карамадык. Илдус та сүзендә нык торды, - ди Гыйльминур апа.
Авылның мәшәкатьләре яшьлек каршында бөтенләй дә көчсез ул. Терлек азыгы хәзерләү, мал асрау, сыер саву, көтүгә чыгу, бәбкә-чебеш үстерү, бил бөгеп басуда чүп утау - кул хезмәте, күп көч сорый торган мондый эшләр яшь гаиләгә бөртек кадәр дә авыр тоелмый. Киресенчә, алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Шат күңелле булып яшәү аларга һәрвакыт ярдәмгә килә.
Бер-бер артлы тупырдашып, Илфак, Равил, Илүс исемле уллары дөньяга килә.
1975 елда Илдус Салихҗан улы Актанышка "Татсельхозмонтаж" оешмасына мастер булып эшкә урнаша. МСО оешмасы төзегән барлык төр яңа объектларга җылылык, ут, су, канализация узеллары урнаштыралар.
Чистайда техникумда укып, электрчы дигән таныклык ала. Авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Мастер, мастердан соң - участок җитәкчесе...
1978 елда гаиләсе белән Актанышка күченәләр. Гагарин урамында бура бурап, йорт күтәрәләр. Яши-яши, Хәсән Туфан урамында таштан тагын да зуррагын салып чыгалар.
- МСОның һәрбер объектын без эшләдек, 30 фатирлы йорт төзелә икән, шуннан бер фатирны үзебезнең оешма эшчеләренә алырга хокуклы идек.
Шулай итеп, Илдус Ярмиев тырышлыгы белән оешмадагы бөтен эшчеләр дә фатирлы була. Ләкин ул үзе бу мөмкинлектән баш тарта, балалар эшкә өйрәнсен дип, ихаталы йортта яшәүне хуп күрә.
- Утын ярсыннар, кар көрәсеннәр, су ташысыннар, мал-туар карашсыннар, дидем. Бервакытта да малдан өзелмәдек. Балаларыбызның эшчән, тырыш, тәртипле булып үсүләре дә шуның нәтиҗәседер дип уйлыйм. Үзебез дә тик торырга яратмыйбыз. Эшсез тору - авыру галәмәте. Мин үзем һәрвакыт хәрәкәттә. Әле менә 81 яшьне уздым. Әле дә "хатын кая куша" дигән оешмада эшлим.
Анысы шаян сүзле Илдус абый уйлап чыгарган термин икән.
- Аллага иксез-чиксез шөкер, балаларыбызның бәхетле булуларын күрү - безнең өчен әйтеп бетермәслек олы бәхет, - дип сүзгә кушыла Гыйльминур апа. - Мәктәптә укыганда да йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын, дип Аллаһыдан сорыйбыз.
- Тату яшибез. Улларыбыз бер-берсенә кырын караш та ташламыйлар. Шуңа күрә микән, киленнәребез дә, сөйләшкәндәй, өчесе дә бертөсле, бик акыллылар. Бер сүзләре юк, әткәй-әнкәй генә дип торалар. Аллага шөкер, киленнәрдән бик нык уңдык, килешеп яшибез, - дип аны ялгап китә Илдус абый. - Балаларың ничек - киленнәрең дә шулай була икән.
Олы уллары Илфак Ярмиев - табиб, Казанда республика клиник хастаханәсендә эшли. Россия ислам университетының кичке бүлеген тәмамлаган. Тормыш иптәше Лилия - табибә-эксперт. 2 кыз үстерәләр. Олысы Ләйсән - югары белемле финансист, "Татэнерго" оешмасында эшли. Кечесе Камилә КФУда чит телләр буенча белем үзләштерә.
Равил һәм Фирүзә икесе дә бер оешмада эшлиләр. Берсе - җитәкче, берсе - хисапчы. Аларның "Газстройсервис" оешмасы районда иң алдынгы төзелеш оешмаларының берсе санала. Халыкка хезмәт күрсәтүче зур гына сәүдә үзәкләре дә гөрләп эшли. Гаиләләрендә 3 бала тәрбияләнә. Уллары Рүзәл быел Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына укырга керде. Кызлары Энҗе мәктәптә укый, төпчекләре Әмилә балалар бакчасына йөри.
Илүс һәм Ленаның гаиләсендә дә 3 бала тәрбияләнә. Алинә - 6 нчы, Ильяс 2 нче сыйныфта укыйлар, Даниярлары - балалар бакчасында. Илүс Ярмиевнең мебель цехлары Актанышта гына түгел, тирә-як район-шәһәрләрдә дә данлыклы. Үзе - җитәкче, хатыны - хисапчы.
Кыскасы, улларының тынгысыз эшчәнлек алып барулары, бер минутны да исраф итмичә, вакытның кадерен белеп яшәүләре үсеп килүче балаларына да олы үрнәк ул.
Алтын туйларын билгеләп үтүче Гыйльминур һәм Илдус Ярмиевләрнең күңелләре шуңа күрә тыныч. Бергә тигез, тыныч гомер итүләренә, игелекле балалар тәрбияләп үстерүләренә, улларының эштә дә, гаиләдә дә үз бәхетләрен табуларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып гомер кичерәләр бүген.
Ярмиевләрнең бергә яшәүләренә 50 ел. Алар тигез тормышта гомер итүнең бөтен яме тырышлыкта, дип исәплиләр. Гаилә башлыгының фикерләрен бүген гаилә коручы яшьләргә түкми-чәчми җиткерәсе килә:
- Кеше тәүфыйклы булсын; тәүфыйклы икән, һичшиксез, бәхетле була. Кеше малына кызыкмаска, эшләп яшәргә кирәк. Үз кулың белән эшләүнең рәхәтен берни белән дә чагыштырырлык түгел. Беркем дә фәрештә түгел, үз ярын сайлаганнар ахыргача бергә яшәсеннәр. Гаилә бер һәм нык булырга тиеш. Балалар да әти-әнидән үрнәк ала. Гомер сизелми дә үтә дә китә икән ул, яшьлекнең, тормышның кадерен белергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев