Актаныш

Алтынчәчлеләрне юлларда сак булырга чакырдылар (+ФОТОЛАР)

Мәгълүм булганча, районда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара. Әлеге атналык кысаларында "Алтынчәч" балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Актанышның икенче санлы мәктәбендә оешкан ЮИД отряды мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләренә юл йөрү кагыйдәләре хакында бәян итеп, аларны сак һәм игътибарлы булырга өндәде. Чарада катнашкан ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова балаларга яктылык кайтаргыч...

Мәгълүм булганча, районда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара. Әлеге атналык кысаларында "Алтынчәч" балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Актанышның икенче санлы мәктәбендә оешкан ЮИД отряды мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләренә юл йөрү кагыйдәләре хакында бәян итеп, аларны сак һәм игътибарлы булырга өндәде.
Чарада катнашкан ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова балаларга яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте. "Көннәр кыскара бара, Актаныш ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларыннан билгеле булганча, эңгер-меңгер вакытта юлларда аеруча куркыныч. Дәүләт автомобиль инспекторлары утны кире кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрергә яки фликерлар кулланырга киңәш итәләр, аларны шулай ук киемгә беркетергә мөмкин. Болай эшләгәндә машина йөртүчеләр җәяүлене ерактан ук күреп алачак", - дип кисәтте ул.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый язма бар: торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы вакытында утны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү - мәҗбүри һәм аларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга кирәк.
Аларны куллану җәяүлеләрне таптату куркынычын күпкә киметә. Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлар чикләрендә утны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Үзегезнең һәм балагызның гомере хакында уйланыгыз. Баланың мәктәп букчасына, өс киеменә фликер беркетегез. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, якын аралыктагы фарасы кабынган машинада хәрәкәт иткәндә, шоферның караңгыда барган җәяүлене күреп алу аралыгы 50 метрга тиң, ераклык фаралары белән барганда - 100 метр. Җәяүленең киемендә утны кире кайтаргыч элементлар булганда исә, күреп алу аралыгы якын фаралар утында - 200 метрга, еракка яктырту фаралары янганда - 350 метрга кадәр арта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: