Актаныш

Алтыннар табыла вакыт белән...

Актаныш Туган як музеенда районыбыз тарихында күренекле эз калдырган якташларыбызга багышланган кичәләр даими үтә. "Чишмә" Башы Озак еллар "Чишмә" хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Ясәви Хөсәен улына 90 яшь тулуга багышланганы да яратып кабул ителде. 1955 елның октябрендә Актанышбаш авыл егете утызбишмеңчеләр сафында "Изаиль" колхозына...

Актаныш Туган як музеенда районыбыз тарихында күренекле эз калдырган якташларыбызга багышланган кичәләр даими үтә.

"Чишмә" Башы

Озак еллар "Чишмә" хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Ясәви Хөсәен улына 90 яшь тулуга багышланганы да яратып кабул ителде. 1955 елның октябрендә Актанышбаш авыл егете утызбишмеңчеләр сафында "Изаиль" колхозына рәис итеп билгеләнә. 1963 елны сигез колхозны берләштереп оештырылган "Чишмә" хуҗалыгын кабул итеп ала. 22 ел идарә итә ул. Республикада әйдәп баручы хуҗалыкка әйләнә "Чишмә". Хезмәтчәннәрнең эшчәнлеге, яшәеше җырларда, әдәби әсәрләрдә чагылыш таба. Мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиевнең "Мәңгелек яз" романы шундыйлардан. Сәнгатьне һәм әдәбиятны үз итүче, үзе дә колхозчылар арасында булып, һәр эшчәнлекне, төзелешне кабатланмас гүзәллек үрнәгенә әверелдерүче Ясәви Хөсәенов авылларда салдырган йортлар, хуҗалыкта - җитештерү, социаль объектлар бүген дә халыкка хезмәт итә. 1964 -1967 елларда типовой проект белән 12 сыер торагы, 5 урында ашлык саклау склады, дуңгыз торагы, 5000 башка исәпләнгән кошлар торагы, ике урында сигезьеллык мәктәп биналары, Михайловка авылында башлангыч мәктәп, ак он тегермәне, ветучасток, 2 урында таш кибет, Советлар йорты, медицина пункты, ашханә, техниканы ремонтлау остаханәсе, стадион төзелә. Электрлаштыру, яктылык бирү 1963 елда башлана. 580 лампочканы яктырта алырлык 80 ат көчле күчмә электр станциясе белән эш итә башлыйлар.

Аккүз авылының буш яткан зур аланы әйләндереп алынып, парк төзелә һәм агачлар утыртыла. Шул парк эчендә 1967 елда яңа мәктәп ачылу тантанасы уздырыла. 1966 елда умартачылык, 1967 елда кымыз цехы, 1968 елда балык күле продукция бирә башлый.

Алсу Сәлимова, Эльгина Мирзашәрипова Ясәви Хөсәенов тормышыннан истәлек-кичерешләрне музейда сакланучы тарихи документлардан, матур әдәбияттан туплап әзерләгәннәр. Очрашуда катнашучы хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, оныклары хатирәләрне яңартты. Районның Мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтов, район агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзы рәисе Мөдәрис Ханов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдинов, хуҗалыкта эшләгән хезмәтчән Антонина Пугачева, оныгы Ленар Хөсәенов сагынып, яратып, зур хөрмәт белән искә алдылар үзен.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Район тарихында кабатланмас эш үрнәкләре, җитештерү базасы калдырган данлыклы шәхесләр хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән дә сөйләштек.

Дәниф Әсрарович, Актаныш Туган як музеенда Ясәви Хөсәеновны искә алу кичәсе булды. Ветеран җитәкчеләр белән эш барышында Сез һәрвакыт киңәшләшеп эшлисез. Фикерләрегезне газета укучыларга да җиткерәсе иде.

-Район бүген республика буенча яхшы үсешкә ия булып, үз йөзе, үз сүзе бар икән, бу - һичшиксез, дистә еллар дәвамында барлыкка килгән традицияләрнең дәвамы. Авыл хуҗалыгы үсеше 1965 еллардан соң көчәеп китә. Авыллардагы производство һәм социаль объектлар шул вакыттагы җитәкчеләрнең тырыш хезмәте. Республика дәрәҗәсендә дә танылганнар, һәрвакыт хөрмәтләп искә алабыз. Музейда, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә аларны хөрмәтләп искә алу, исәннәре белән очрашулар үткәрү бик кирәк. Үткәнне белмәгәннең киләчәге дә юк. Ясәви Хөсәенов, Хәйдәр Галиев, Кәрам Гарипов, Инсаф Камалетдинов, Гадел Сәлахетдинов, Миргаяз Заманов - легендар шәхесләр, дистә еллар алга карап эш оештырганнар. Бүген дә алар нигез салган производство объектларында җитештерү белән шөгыльләнәбез. Авыл яшәешен дә алар төзегән социаль объектлар тәэмин итә. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак та, кеше буларак та хөрмәтем бик зур үзләренә.

Район үсеше алар салган нигездә алып барыла. Сыналган эш алымнарын саклап, алдынгы технологияләрне кертәбез. Мәсәлән, бүгенге көндә "Башак" хуҗалыгының үсеше Гадел Касыймовичның хезмәте дәвамы. Чылбыр өзелмәгән. Шул ук "Чишмә" хуҗалыгын алыйк. Аның уңышы - Ясәви Хөсәеновичның хезмәте дәвамы. Нур Баян исемендәге хуҗалык үсешендә исә, Миргаяз Замановичның лаеклы хезмәте. Башка уңышлы эшләүче хуҗалыкларда да шул тенденция саклана. Чөнки мондый нәтиҗәләргә 1-2, яисә 10 ел эчендә генә ирешеп булмый.

Урып-җыю да соңгы гектарларда бара. Нәтиҗәләр нинди?

-Хезмәт чылбыры өзелмәү бу очракта да чагылыш таба. Ел үзенчәлекле килде. Соңгы биш елда корылык булды. Авыл хуҗалыгы үсештә булмаса, без сынатыр идек. Республикада югары күрсәткечләр белән барабыз. Моның сере, беренчедән, хуҗалыклар сакланып калды, зур холдинглар бездә юк. Икенчедән, буыннар чылбыры өзелмәү, традицияләрдә дәвамлылык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең барысына да рәхмәтлемен.

Алдынгы технологияләрне кертү өчен үзәкләшкән ярдәм, юнәлешле программалар булу мөһим. Без нинди темп белән эшлибез?

-Авыл хуҗалыгында быел ел башыннан 170 миллион сум дәүләт ярдәме алдык - минераль ашламалар алуга, терлекчелектә җитештергән продукциягә. Терлекчелек торакларын реконструкцияләү, сенаж-силос базлары төзү буенча программаларга кердек. 10 фермага реконструкция ясыйбыз, 8 силос-сенаж траншеясы төзелә. Бер яктан, бу - зур ярдәм. Икенче яктан, үсеш булсын өчен җитештерү күләмен арттырырга кирәк. Дәүләт ярдәменә генә таянабыз икән, оттырачакбыз. Бүген игенчелектә дә резерв күп. Ел коры килгән очракта да җиңел генә 160-170 мең тонна икмәк җыярга сәләтле без. Моның өчен үсемлекләрне тәрбияләү буенча, дымны саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләү кирәк. Терлекчелектә дә бар резервлардан файдалану зарури. Быел бер авыл хуҗалыгы хезмәтчәненә 1 миллион сум күләмендә акча кертүне максат итеп куйган идек. Хәзергә ул 500 мең сумнан артык. Сөткә бәя үсеше туктап калу, икмәк бәясенең түбән булуы сагайта. Бу очракта безгә хәзер җитештерүне арттыру юнәлешендә эшләү кирәк. Узган ел акча кереме 1,5 миллиард сумнан арткан иде. 2015 елга 2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга ирешәсебез бар. Бу безгә яңа кредит линияләре ачып, төзелеш эшләре башкарырга, яңа техникалар алырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт ярдәме бар, ләкин ул күп күләмдә түгел. Аңа карап кына утырасың икән, вакытны югалтасың. Бүген заман бик тиз үзгәрә, кызу темпта яңа технологияләр керә. Бер көнне калдырсаң, ике ел чабарга мөмкинсең. Дистә елга алга карап эшләү кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: