Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Алтын бәке"дә кемнәр "алтын балык" тотты?

Актанышбаш җирлегенең Чөгәнә авылы янындагы халкыбыз телендә Иске Иделнең ярында иртәннән алып бәйрәм кәефе, бәйге азарты сизелде.

Авыл мәдәният хезмәткәрләре тәм-томнар, сату нокталары - хуш исле шашлыклар кыздырды, тәмле, кайнар пылаулар пешерде. 
Иң тәүдә конкурсантлар теркәү үтеп, тезелешеп бастылар, аларга бәйге шартларын аңлатып үттеләр. Актанышбаш авыл Советы башлыгы Гадел Маликов балыкчыларны һәм тамашачыларны иң элек сәламләп үтеп, уңышлар яулауны теләде. Арытаба сүз - Актаныш районының аучылык җәмгыяте рәисе, ярыш хөкемдары Ильяс Галләмовка тапшырылды. Барлыгы -70 якын һәвәскәр балыкчылар катнашу теләге белдергән. Иң кечкенәсе - 2018 елгы булса, өлкәне - 1935 елгы булуы мәгълүм.
Балык тоту күпләр өчен хобби, яраткан мавыгу гына түгел, ә яшәү рәвеше. Һава торышы, кояш нурлары бүген елмайгандай булдылар. Райондашлар бик күп җыелган, күпләр балалары һәм оныклары белән чыкканнар. 

Менә, иксез-чиксез Иделнең боз катламында ярышу башланып китте. Ул вакытта бәйгечеләргә һәм җанатарларга дәрт-дәрман куәте өстәп эстрадабызның танылганҗырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә әверелгән "Алтын бәке"нең мәдәни-нәфис бизәлешен Сиринә Хәҗиева алып барды, төрле күңелле уеннар уйналды.

Бәйге нәтиҗәләре килгәндә:Диләрә Минһаҗева(Актаныш, 690 гр.), Венера Зарипова(Туймазы, БР, 363 гр., 22 см), Ләйсинә Юнысова(Актаныш, 150 гр.), Назыйм Миркасыймов(Яңа Кормаш, 980 гр.), Филүс Ханов(Илеш, БР, 545 гр.), иң зур яшьтәге балыкчылык аксакалы - Рәзиф ага Шәкүров, иң яшь кенә балыкчы егет - Данияр Хөснуллин(Киров), Рафаэль Суфиянов(Актаныш), Сабитовларның күмәк гаиләсе(10 кеше катнашты, Кировтан) төрле номинацияләрдә җиңүләргә лаек булды. Иң-иңнәрне хөрмәтләп, котлап Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев бүләкләде. Призларны алырга матди ярдәм бер төркем иганчеләр һәм "Бердәм Русия" ярдәм күрсәткән. 

Әкиятләрдә тасвирланган алтын балык эләкмәсә дә... Һичкемнең күңеле төшмәде, чөнки матур чара туган төбәгебезнең экологиясен саклауга, су чыганакларына һәм ресурсларын саклауга, браконьерлыкка юл куймауга юнәлтелде. 


Юлай Низаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев