Актаныш

Җан авазы

Без гаиләдә җиде бала үстек. Өч кыздан соң бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт малай да үсеп, бер-бер артлы армия сафларына чакырылдылар. Аларны Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә озату, ике ел буена алардан хат көтеп тилмерү, кайтуларын көнләп түгел, сәгатьләп санау әнкәебезнең сабырлыгын мең кат сынагандыр. Без яшьлек белән ул чакта...

Без гаиләдә җиде бала үстек. Өч кыздан соң бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт малай да үсеп, бер-бер артлы армия сафларына чакырылдылар. Аларны Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә озату, ике ел буена алардан хат көтеп тилмерү, кайтуларын көнләп түгел, сәгатьләп санау әнкәебезнең сабырлыгын мең кат сынагандыр. Без яшьлек белән ул чакта әнкәйнең борчылуларын, сагынуларын аңлап та бетермәгәнбездер. Гаилә корып, үзебез әни булганнан соң гына, ана йөрәген аңлый башлыйбыз.
Мин дә әнкәйнең нинди хисләр кичергәнен үз улым армия сафларына чакырылганнан соң гына төшендем. Ерак Белоруссия җирендә хәрби хезмәттәге улымның хаты килгән көн минем өчен бәйрәмгә тиң булды. Бу әле тыныч, имин җирдә хезмәт итүче балаңны көтеп тилмерү, төн йокыларыңнан уянып, аның хакында уйланып, саулык, иминлек теләп таң аттырган мизгелләр. Ә безнең әнкәй олы улын солдат хезмәтенә озатканда, аның кая эләгәсен, ниләр күрәсен йөрәге белән сиздеме икән?!
Әфган җирендә гомеренең бер ел да сигез ай вакытын үткәргән энебез Мирзаһит Мирзанур улы Ситдыйков Күҗәкә авылында 1959 елның 29 июлендә дөньяга килә. Кечкенәдән солдат булырга хыялланып, агач мылтык белән атышлы уйнап үскән энем әлеге уенның чынбарлыкка барып тоташасын күз алдына да китермәгән булгандыр. Үскән вакытта, еш кына, әткәй сугышта күргәннәрен сөйли торган иде. Ул сөйләгәннәрне тын калып тыңлаган вакытларда, сугышның нинди дәһшәтле көчкә ия булуын төшенә идек кебек. Өндә ишеткәннәр төштә кабатланып, елап уянган вакытлар да аз булмады. Бөек Ватан сугышы елларының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән әнкәебез Гөлсем дә гел илгә-көнгә иминлек теләп яшәде. Дүрт улының да армия сафларына барып, үз бурычларын үтәп кайтачагына шикләнмичә, еллар гына тыныч булсын иде, диеп теләкләр теләве бүгенгедәй хәтердә.
Ике ел хезмәт срогын тутырып исән-сау әйләнеп кайткан энебез андагы хәлләрне безгә беркайчан да сөйләмәде. Вакытлар узып, йөрәк яраларының сызлавы басылганнан соң гына, ул "Күңел" радиосында яңгыраган әңгәмә барышында үзенең кичерешләре, уй-фикерләре белән бүлеште.
Мин бүген дә ул язманы кат-кат тыңлыйм. Һәм чын солдатның, чын ир-егетнең нәкъ менә энем кебек булырга тиешлегенә тагын да ныграк инана гына барам. Ул вакыттагы вәзгыятьне тирәнтен аңлап бетермәсәм дә, аның патриотик хисләрен, кичерешләрен аңлыйм кебек. Ул ил һәм җитәкчелек кабул иткән карарга буйсынып, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, әйләнеп кайту бәхетенә иреште.
Ватан тарихында сугыштан курку беркайчан да бетеп тормаган. Бүгенге көндә дә ата-аналар балаларын армия сафларына озатканда курку хисен яшерә алмыйлар. Хафаланып озатып калалар, әйләнеп кайтуларын хафаланып көтәләр. Әфган, Чечня сугышлары аларның күңеленә тынгылык бирмәде. Шул вакытлардан калган курку әле һаман да йөрәк итен ашавын дәвам итә.
Энемне 1979 елның 4 июлендә армиягә алдылар. Ул вакытта аңа 20 яшь тулып килә иде. Авылдан ике-өч, районнан җиде егет берьюлы чакырылды.
Аларны Казаннан Үзбәкстанның Термез шәһәренә җибәрәләр. Термез шәһәре чик буенда, Әфганстан Әмудәрья елгасы белән чикләнә. Дүрт ай хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, 25 декабрьдә солдатлар 180 нче полк составында Әфганстанга кертеләләр. Энем ул вакытларны хәтерендә яңартып менә ниләр сөйләде:
- Әфганстанга кертелү минем өчен көтелмәгән хәл булды дип әйтә алмыйм. Чөнки хәрби өйрәнүләр вакытында безне психологик яктан да әзерләделәр, командирлар һәрвакыт елганың теге ягына чыгасыбызны искәртеп тордылар. Күпмедер әзерлек белән кердек дип әйтергә була.
Әфганстан ул күпчелек таулардан, тау арасындагы үзәнлекләрдән тора. Җәе бик эссе, күләгәдә 53 градуска җиткән вакытлар була иде. Иңдә 30-35 кг авырлыктагы рюкзак, эчәргә су җитмәү билгеле бер авырлыклар тудырды. Ә совет гаскәрләренең сугышчан әзерлегенә килгәндә, сугышның нәрсә икәнен белмәгән унсигез яшьлек яшүсмерләр, әлбәттә, гомер буе сугышып яшәгән әфган халкы белән чагыштырганда, күпкә калыша иде дип уйлыйм.
Һәр көн психик басым астында узгандыр дип әйтә алмыйм. Чөнки сугыш арасында тыныч көннәр дә була иде. Төннәрен үз-үзеңне сакларга, йокламаска туры килгән чаклар күбрәк иде. Һәрвакыт нәрсәдер булырга мөмкин дип, физик һәм психик яктан үзеңне әзерләп торасың инде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: