Актаныш

Җан авазы (ахыры)

Хәер, үзеңне ничек кенә әзерләсәң дә, бер йотым суны бүлешеп эчкән, бер савыттан ашаган якын дусларның гомере өзелүен үз күзләрең белән күрү, югалту кайгысын кичерү йөрәккә мәңгелеккә уелып кала. Энемә дә бу хәлләрне үз йөрәге аша уздырырга туры килә. Җаныңа уйган уйларны гомерең буена якыннарың белән дә бүлешми яшәү дә...

Хәер, үзеңне ничек кенә әзерләсәң дә, бер йотым суны бүлешеп эчкән, бер савыттан ашаган якын дусларның гомере өзелүен үз күзләрең белән күрү, югалту кайгысын кичерү йөрәккә мәңгелеккә уелып кала. Энемә дә бу хәлләрне үз йөрәге аша уздырырга туры килә. Җаныңа уйган уйларны гомерең буена якыннарың белән дә бүлешми яшәү дә җиңел түгелдер. Шуңа күрә дә күзләре тулы моң, күңелендә мәңгегә бетмәс сагыш яши аның.
- Иң истә калган вакыйга 1981 елның 3 май көнендә Кабул шәһәреннән ерак түгел бер районда булды. Безнең взводтан гына ул көнне 7 кешене үтерделәр. Разведканың хәбәр итүенчә, анда 60-70 басмачы тупланган. Һәм безнең ротаны шул районга җибәрделәр. Анда безне басмачылар ут ачып каршы алдылар. Шушы бәрелештә беренче мәртәбә безнең ротадан дүрт егетебезне үтерделәр. Җидесе авыр яраланды. Рәхмәт вертолетчыларга, безгә бик нык ярдәм иттеләр. Көне буе барган сугыш вакытында алардан башка исән калуыбыз икеле иде. Басмачылар шундый уңай позицияләр сайлаганнар, аларның кайдан атканнары күренгән кебек тоелса да, үзләрен берничек тә күреп булмый иде. Югалтуларга килгәндә, Украинадан Василий Себастьянов, безнең взвод командиры ярдәмчесе, эчәгеләре чыгып яраланган иде. Атыгыз, дип ята. Беребез дә моны эшли алмый. Бер йотым суны бүлешкән иптәшең бит. 50 минуттан үлде. Казахстаннан Максат Әхәтбаев, Үзбәкстаннан Мәхмүт Хисаметдинов якын дусларым иде. Шулай итеп, дуслар югалту ачысын да кичердек.
Психикасы да ныгып бетмәгән авыл баласын бу коточкыч сынаулар сындырып сынарлык. Тик шулай да җан түренә яшеренеп яшәгән өмет бөтен авырлыкларны җиңәргә, яшәү көчен югалтмаска ярдәм итә. Еракта, Әмудәрьяның теге ягында газиз Ватан, Татарстан, туган авыл, әтисе-әнисе, туганнары көтә. Ул сынатмаска тиеш. Бөек Ватан сугышы ветераны улы бит ул. Тумыштан ук әтисе кебек кыю егетнең төшләренә кергән иген кырлары да кул изәп чакырудан туктамый.
- Кан кою, үтерү белән күзгә-күз очрашу кеше психикасына уңай тәэсир итми инде. Кешедә үлгән дуслары өчен үч алу тойгысы уята. Ә өмет өзелү булмады. Чөнки кайтасы килү бик көчле иде. Контузия алып госпитальгә кергәч тә, иптәшләрем яныма килеп, һәрвакыт психологик яктан ярдәм итеп тордылар.
Кайтып китү көне минем өчен ерак төш кебек тоела иде. Ышанып әйтеп булмый иде, исән-сау авылга кайтырмын дип. Ләкин армиядән качу теләге уйга да кереп карамады.
Туган яктан хатлар бик сирәк килә иде. Үзем дә хатларны сирәк җибәрдем. Ә посылкалар безгә бөтенләй килеп җитә алмый иде.
Еллар узып, инде әлеге сугыш вакыт томанына күмелсә дә, күңелдә сәяси сорау баш калкыта. Бу сугышны үз күзләре белән күргән энемә үземне борчыган сорауны бирми кала алмадым. Әфган җиренә совет гаскәрләрен кертү, гомумән, кирәк булды микән?!
- Минем уйлавымча, ул вакытта сәясәтчеләргә күбрәк билгеле булгандыр: совет гаскәрләрен кертергәме, юкмы Әфган җиренә. Миңа тик шул гына билгеле: без 25 декабрьдә кердек, ә командирлар әйтүе буенча, без кермәсәк инде 26сында анда америкалылар булыр иде, диделәр ул вакытта.
Тарихка иң мәгънәсез һәм иң дәвамлы сугыш булып кереп калган ут давылын энебез кыю һәм курку белми торган командирлары белән бергәләп, исән-сау кичеп чыга.
- 28 июньдә туган якка кайту көне килеп җитте. Кайтып киткәндә полктан 18 кеше бергә кузгалдык. Коралларны алдылар. Сак өчен бер автоматчы бирделәр. Машина йөртүченең автоматы бар иде. Аэропортка кадәр 30 км, анда барганда кирпеч заводы яныннан үтәсе. Анда гел засада була иде. Куркып бардык инде. Килдек, самолет көтеп утырабыз. Беренче партия очты, бәреп төшерделәр. Җитмештән артык кеше берьюлы үлде. Без коралсыз, бернәрсәсез барып, мәетләрне эзләдек.
Шундый югалтулардан, чарасызлыктан, үлем белән күзгә-күз очрашулардан соң өйгә кайту юллары бик озын булып тоелгандыр. Башта алар самолет белән Ашхабадка очалар. Аннан соң поезд белән Саратовка кадәр өч тәүлек кайталар. Саратовтан соң Казанга юл тоталар.
- Бөтен нәрсә шундый якын, җире дә карарак ничектер, ак каеннар шундый якын инде, ул якта бит каеннар үсми. Күрше Тәлгать абый Кадыйров, мине күрүгә:"Мирзаһит кайта!" - дип кычкырды. Бөтен авыл җыелды бугай. Мин беренче кеше идем ул вакытта Әфганстаннан кайтучы.
Бөтен авыл белән көтеп алган энебез бераз хәл алуга күрше Уръяды авылына китә. Чөнки анда хезмәттәш дусты, армия сафларына бергә киткән Илгиз Ахуновның әти-әнисе уллары өчен ут йотып яши. Аның сәламнәрен илтеп кайту - солдат өчен иң изге бурычларның берсе. Борчу катыш шатланып каршы алган ата кеше, солдат белән күрешүгә, сорауларын яудыра башлый:
- Илгиз кайда?! Ник әйтмисең, үлдеме әллә ул? Кайтмый бит һаман!
Мөбәрәк абый да, йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөргән әни кеше дә, үз улларыдай күреп, энебезне кунак итеп җибәрәләр.
Биш көннән Илгиз дә, зур шатлык булып, туган өенә исән-сау әйләнеп кайта.
Батырлык үрнәге күрсәткән егетләр, шул исәптән Мирзаһит Ситдыйков та СССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән һәм, Әфганстан республикасы Президенты Указы нигезендә , "Интернационалист сугышчыга рәхмәтле Әфган халкыннан" медале белән бүләкләнә.
Ут давылын кичкән егет тыныч тормышта да сынатмый. Бераз хәл алуга, Чаллы каласына юл тота. Шаулап торган яшьлек шәһәре белән гомерлеккә язмышын бәйли. Сугыш сөреме эчендә дә аклыгын җуймаган өмет-хыялларын тормышка ашыра. 1981 елдан ул КамАЗның агрегат заводында хезмәт куя. Анда унөч ел эшләгәннән соң милициягә эшкә керә. Патруль-пост хезмәтенә уналты ел гомерен багышлый. Гаделлек һәм тәртип сагында торучы милиция прапорщигының намуслы хезмәте тиешле бәясен дә ала. Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының күкрәк билгеләре һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
1984 елда Минзәлә районы Яңа Айман авылында туып-үскән, куе кара чәчле, зифа буйлы, коңгырт кара күзле сылу кызга - Зөлфирәгә өйләнә. Тиң пары белән ике бала - бер ул, бер кыз үстерәләр. Инде уллары Айзат та гаиләле, киленебез Римма белән ул үстерәләр. Кызлары Ләйсән дә үсеп буйга җитте. Югары белем бирү йортында һөнәр алып, бүгенге көндә сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Тиң пары Ирек белән кушылып, яңа гаиләгә нигез салдылар.
Энебез тыныч тормышта булганына шөкер кылып яшәвен дәвам итсә дә, сугыш хатирәләре күңелендә әледән-әле яңарып тора. Дәһшәтле елларның кайтавазы да дәвамлы була икән. Элекке хезмәттәшләренең үлеме турындагы хәбәрләр килеп ирешә. Әле ярый исәннәре белән күрешеп, аралашып торалар.
Исән калганына сөенеп, тырыш хезмәте белән гомер юлын бизәп яшәвен дәвам итә. Күңелендә бары тик бер теләк: "Сугышлар гына була күрмәсен!"
башы монда

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: