Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ана капиталы... Күктәге торнамы?

19 ел эчендә Татарстанда 50 мең бала дөньяга килгән. Республика әлеге күрсәткеч буенча инде күптәннән Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне узды һәм яңа туган сабыйлар саны буенча Идел Буе федераль округында алдынгылар сафында. Димәк, ана капиталы алучылар саны да ишәйгән дигән сүз бу. Ана капиталы, мәгълүм булганча, күп балалы гаиләләргә...

19 ел эчендә Татарстанда 50 мең бала дөньяга килгән. Республика әлеге күрсәткеч буенча инде күптәннән Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне узды һәм яңа туган сабыйлар саны буенча Идел Буе федераль округында алдынгылар сафында. Димәк, ана капиталы алучылар саны да ишәйгән дигән сүз бу.
Ана капиталы, мәгълүм булганча, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән һәм илдәге демографик хәлне кайгырту ниятеннән, дәүләт программасы буларак РФда 2007 елда гамәлгә кертелгән иде. Шул чордан алып Татарстанда 97 мең сертификат бирелгән. Шуның 25 проценты Казанга, 47 проценты башка шәһәрләргә, 28е авыл районнарына туры килә. Ярдәм белән файдаланучыларның шактый өлеше ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән, 1 процент-әлеге акчаларны белем алуга һәм аннан да азрак кеше пенсиягә өстәмә буларак файдаланырга ниятли. Ни дисәң дә, халыкта иртәгәсе көнгә ышаныч бик юк, шуңа да ятып калганчы атып калу нияте белән, әлеге ярдәмнең тулысы белән файдасын күреп калырга ашыгалар.
Агымдагы ел башыннан ана капиталы 408 960 сум 50 тиен тәшкил итә. Соңгы 5 ел эчендә 64 процентка, ягъни 158 мең сумга артты ул. Шунсын да искәртеп китү урынлыдыр, әгәр 2011 елда ана капиталының бер өлеше, мисал өчен балага белем бирүгә 50 мең сум күләмендә тотылган икән, калган акчалар (337 640 сум), әлеге очракта 5.5 процентка үсешен дәвам итә, ягъни ел да индексацияләнә. Әлбәттә, әлеге үсеш илдәге инфляция белән бер үк адымда атлый диярлек, шуңа да үсеш бик үк күзгә чалынмаска да мөмкин, әмма акчаларның янмый җанга калуы хак.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 10 апрель, 2013 27 (9773) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев