Актаныш

Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылды

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик...

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады.
Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак.
Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы дәвалау, гаиләнең торак шартларын яхшырту) үз көчендә кала, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Моңка кадәр документ Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: