Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Ана капиталы” программасы озайтылды

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында "Ана капиталы" программасын тагын ике елга озайтырга тәкъдим итте. Демографияне үстерү максатыннан гамәлгә кертелгән бу башлангыч илебездә инде 9 ел уңышлы эшли һәм киләсе елда тәмамланырга тиеш иде. Илбашының сертификатлар бирүне дәвам иттерү турындагы күрсәтмәсен икенче, өченче... баласын табарга уйлаган яшь гаиләләр сөенеп...

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында "Ана капиталы" программасын тагын ике елга озайтырга тәкъдим итте.
Демографияне үстерү максатыннан гамәлгә кертелгән бу башлангыч илебездә инде 9 ел уңышлы эшли һәм киләсе елда тәмамланырга тиеш иде. Илбашының сертификатлар бирүне дәвам иттерү турындагы күрсәтмәсен икенче, өченче... баласын табарга уйлаган яшь гаиләләр сөенеп кабул итте.
Ана капиталы сертификатын әти-әниләр торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтергә мөмкин. 2016 елда исә программага яңалыклар кертеләчәк. Сертификатны инвалид балаларның ихтыяҗына тотарга рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев