Актаныш

Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде

Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән...

Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән кулланырга теләүчеләрнең 2018 елның 31 декабренә кадәр вакытлары бар.
Билгеле булганча, әлегә кадәр Ана капиталын 3 юнәлеш буенча куллану мөмкинлеге бар иде: гаиләнең торак шартларын яхшырту; балаларның укуы өчен түләү; ананың булачак пенсия күләмен арттыру. Ә хәзер шушы юнәлешләргә тагын бер мөмкинлек өстәлә. 2015 елның ноябрендә кабул ителгән яңа федераль закон буенча, Ана капиталын куллануның яңа төре гамәлгә кергән - ул инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм итүгә нигезләнгән. Хәзер Ана капиталын инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тоту мөмкинлеге булдырылды.
- Ана капиталы программасы 9 ел эшләү дәверендә бу төр юнәлеш беренче тапкыр башкарыла һәм аның файдасы булырына шик юк, - дип белдерде РФ Пенсия фондының Татарстандагы социаль түләүләр буенча бүлекчәсенең җитәкчесе Гөлсинә Сабирова бүген журналистлар белән очрашуда. Ана капиталын инвалид балалар өчен куллануда төп шарт булып баланың Медико-социаль экспертизалар оешмасы тарафыннан эшләнгән Реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасында (ИПРА) катнашуы тора. Шуңа күрә Пенсия фондына сертификатны бу ысул белән кулланырга теләгән гаиләләр башка документлар белән бергә инвалид баланың Реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасын да тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук инвалид бала өчен бу программа буенча алынган товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү документлары белән бергә Ана капиталы хуҗасының счет реквизитлары да булырга тиеш. Ана капиталы сертификатын куллануның бу төрен сайлаган ата-аналарга Россия Пенсия фондының сайтында "Жизненные ситуации" дигән бүлегендә урнаштырылган мәгълүматлар белән танышырга тәкъдим итәләр (www.pfrf.ru).
Исегезгә төшерәбез: Ана капиталының барлык суммасын да кулланмаган гаиләләр 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләү сорап мөрәҗәгать итә ала. 1 июльгә китерелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда әле Ана капиталы кулларында булып та бер тапкыр бирелә торган түләүдән кулланмаган 95 мең гаилә бар икән. Әлеге бер тапкыр бирелә торган түләү сертификатны инде алган һәм агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга планлаштырган гаиләләргә кагыла.
Бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап язылган гаризаны Россия Пенсия фондының территориаль органы яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең күпфункцияле үзәге аркылы биреп була. Моны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча башкарырга кирәк. Гаризада сертификат хуҗасының СНИЛС номеры, Ана капиталының серия һәм номеры күрсәтелүе мәҗбүри. Пенсия фонды бүлегенә яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә паспорттан тыш банктан счетыгызның реквизитлары язылган белешмә дә булу мәҗбүри. Әлеге реквизитлар буенча счетыгызга ике айлык срок эчендә 25 мең акча күчереләчәк. Әгәр Ана капиталы буенча калган сумма 25 000 сумнан азрак икән, сезгә калган акча тулысынча күчереләчәк.
Шулай ук, Ана капиталын алырга хокукы булып та әле аны рәсмиләштереп өлгермәгән гаиләләр, Россия Пенсия фондына дәүләт тарафыннан бирелүче бу сертификатны алырга гариза тапшырганда ук 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап берьюлы мөрәҗәгать итә ала.
Тагын бер яңалык: 2016 елның 1 июленнән 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Россия Пенсия фондының сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Дәүләт хезмәте порталында (gosuslugi.ru) шәхси кабинеты булган кеше әлеге хезмәт белән кулланган очракта аның Пенсия фонды бүлекчәсенә барып торуы кирәкми.
РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин фикеренчә, бу ысул зур чиратларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Шулай ук, Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге дә барын исегезгә төшерәбез.
Шулай ук, Ана капиталы турындагы законнарга кертелгән яңалыклар буенча сорауларыгыз туса "кайнар линиягә" мөрәҗәгать итә аласыз.
РФ Пенсия фондының ТР бүлеге "кайнар линиясе" телефоны: (843) 279-27-27
РФ Пенсия фондының "кайнар линиясе" телефоны: 8 800 775 54 45

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: