Актаныш

“Ана капиталы”на алмаш уйлап тапканнар

Машина, җир һәм ай саен 15 мең сум акча! "Ана капиталы"на алмаш уйлап тапканнар. Яңалык тәкъдим итүчеләр әйтүенчә, бала үстерүче гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга кирәк. Ә "Ана капиталы" искереп бетте дигәннәр. Яңалыкны тормышка ашыру өчен федераль казнада акча җитәме? Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль яклау һәм ветераннар эшләре комитеты депутаты Сергей...

Машина, җир һәм ай саен 15 мең сум акча! "Ана капиталы"на алмаш уйлап тапканнар. Яңалык тәкъдим итүчеләр әйтүенчә, бала үстерүче гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга кирәк. Ә "Ана капиталы" искереп бетте дигәннәр. Яңалыкны тормышка ашыру өчен федераль казнада акча җитәме?
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль яклау һәм ветераннар эшләре комитеты депутаты Сергей Вострецов һәм Казанда яшәүче Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец балага 18 яшь тулганчы әти-әниләргә ай саен акча түләргә тәкъдим итте. Пособие күләмен гаиләдәге малай-кызлар санына карап билгеләмәкчеләр. Кыскасы, бер бала тәрбияләүчеләргә - 3, ике балага - 8, ә өч һәм аннан да күбрәк бәби алып кайтучыларга 15 мең сум түләргә киңәш иткәннәр. Әйтүләренә караганда, пособие гаиләнең матди хәленә карамастан, һәркемгә бирелергә тиеш. Ә менә "Ана капиталы"на карата кызыксыну кимеде, әлеге программаны туктатырга кирәк дигәннәр.
"Ана капиталы" ул - чын ярдәм түгел, сертификатка ия булучылар аны тизрәк акчага әйләндерергә омтыла. Дәүләт исә илдә туучылар санын арттыру яклы. Шуңа күрә гаиләләргә тәгаен ярдәм кирәк. Бала үстерү өчен ай саен түләнә торган акча кирәк", - дигән депутат Сергей Вострецов. Дүрт бала әнисе Ирина Волынец шунысын да искәрткән: пособие гаиләдәге өч балага гына түләнергә тиеш. Әти-әнинең дүртенче, бишенче малай-кызы өчен дәүләт җавап бирми. "Гаиләдәге һәр бала өчен пособие түли башласаң, акча җитмәскә дә мөмкин. Айлык акча ул - тормыш дәрәҗәсен яхшырту җае түгел, әти-әниләр дәүләт ярдәмен тоеп яшәргә тиеш", - дигән комитет рәисе.
Яңалык тормышка ашса, дәүләттән бушлай җирне гаиләдә өченче түгел, ә биш һәм аннан соңгы булып туган балага бирә башлаячаклар. Хәзерге кебек кыр уртасында дүрт казык каккан буш җир "бүләк" итү тәҗрибәсеннән баш тартып, биредә иң элек дәүләт хисабына газ, су һәм ут үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Өч бала табып кыр уртасында басып калганчы, биш бала белән бөтен коммуникацияләре булган җирдә йорт сала башла, янәсе. Җиденче бәби алып кайткан әти-әниләргә тагын да зуррак сөенеч бар. Андыйларга "Газель" бүләк итәчәкләр, ди.
Хыяллар зурдан, кыскасы. Тик күктәге торнага караганда, кулдагы чыпчык яхшырак, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Федерация Советы вәкиле Елена Мизулина әйтүенчә, моның ише уйламыйча әй¬елгән фикерләр файда китерүгә караганда, зыян гына салачак. "Ана капиталы"ннан баш тарту - соңгы елларда социаль өлкәдә ирешкән бөтен уңышларны сызып атачак", - дигән ул. Яңалык тәкъдим иткәнче, илдә яшәүче гаиләләргә нәрсә кирәк икәнен тәгаен өйрәнергә дә киңәш иткән.
Билгеле булганча, "Ана капиталы" гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балага бирелә. Закон 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Былтыр ил Хөкүмәте "Ана капиталы"н 2020 елга ка¬дәр "катыру" турында да карар кабул итте. Аңлашыла да, илдә социаль-икътисадый хәл шактый катлаулы. Бөтен кешегә дә акча каян җиткерәсең? Быел "Ана капиталы"ның күләме 453 мең дә 26 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны яшәү шартларын яхшырту, баланы укыту, сәламәтлек саклау яки әнигә булачак пенсия итеп файдаланырга мөмкин.
Илнең Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елда бюджетта "Ана капиталы"н түләү өчен 330 миллиард, киләсе елда 344 миллиард сум акча каралган. 2007 елның 1 гыйнварында закон гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 225 мең гаилә матди ярдәм алган. Аларның 70 проценты чамасы сертификатны файдаланган да инде. Яңалык гамәлгә керсә, чыгымнар тагын да артачак. Әлеге мәсьәләгә багышлаган "түгәрәк өстәл" Дәүләт Думасында киләсе атнада узачак дип көтелә.
Белгеч фикере
Татьяна ВОРОПАЕВА, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе:
- Бүген тиктомалдан гына балага 18 яшь тулганчы ай саен акча түли башлау ул - чынга аша торган эш түгел. Ил күләмендәге икътисадый кризис турында истән чыгармаска кирәк. Дәүләттә бу кадәр акча юк. Бүген бездә компенсациягә өмет итүче сугыш чоры балалары кебек аерым катлау кешеләр бар. Федераль үзәктән ярдәм итүләрен сорадык. Тик җавап итеп мәсьә¬лә¬не төбәк дәрәҗәсендә хәл итәргә куштылар. Яңалык федераль акча хисабына тормышка аша башласа, ул бөтен кешегә дә кагылмаячак, аның күләмен дә киметәчәкләр дип уйлыйм. Бу мәсьәлә һавада эленеп калыр, мөгаен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: