Актаныш

Ана тәрбиягә алган балалары ярдәмендә үз малаен балта белән чабып үтергән

Мәскәү өлкәсендә коточкыч җинаять кылына: 14 һәм 17 яшьлек тәрбиягә алган балалары ярдәмендә ана кеше үзенең 28 яшьлек улын үтерә. Вакыйга дачада була. Ул балта, чүкеч, пычак белән аның тәнен тураклаганнан соң, учакта яндыра. Соңыннан улының югалуы турында полициягә хәбәр итә. Җинаять эзен бетерү өчен, идәннәрне буйый. Хәзер кансыз ана...

Мәскәү өлкәсендә коточкыч җинаять кылына: 14 һәм 17 яшьлек тәрбиягә алган балалары ярдәмендә ана кеше үзенең 28 яшьлек улын үтерә. Вакыйга дачада була. Ул балта, чүкеч, пычак белән аның тәнен тураклаганнан соң, учакта яндыра.
Соңыннан улының югалуы турында полициягә хәбәр итә.
Җинаять эзен бетерү өчен, идәннәрне буйый. Хәзер кансыз ана үз гаебен таныган. Аның сүзләренчә, олы улы гаилә әгъзаларын гел кыйнап яшәгән. Полиция тикшерү эше уздыра, дип яза almet-rt.ru.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: