Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аналар сүзе

Балаларыбыз безнең - гөлчәчәк, Аларга бәйле безнең киләчәк. Без аларга тәрбия кылалмасак, Алар безгә нәрсә диячәк? 15 март көнне сәнгать мәктәбенең кече залында олы йөрәкле әниләребезгә багышланган кичә узды. Әлеге күркәм чараны сәнгать мәктәбендә 15 ел эшләп үзенең тырыш хезмәтен куйган, өч бала анасы Ләйсән Мирзанур кызы Коръән аятьләре укып,...

Балаларыбыз безнең - гөлчәчәк,
Аларга бәйле безнең киләчәк.
Без аларга тәрбия кылалмасак,
Алар безгә нәрсә диячәк?
15 март көнне сәнгать мәктәбенең кече залында олы йөрәкле әниләребезгә багышланган кичә узды.
Әлеге күркәм чараны сәнгать мәктәбендә 15 ел эшләп үзенең тырыш хезмәтен куйган, өч бала анасы Ләйсән Мирзанур кызы Коръән аятьләре укып, пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләренә нигезләнеп, Ана дигән бөек зат турында шигъри юллар белән алып барды.
Гомеренең 24 елын сәнгать дөньясына багышлаган, өч бала анасы Резеда Шәйдуллинаның бишек җырын тыңлаганда, әйтерсең, бүген генә кулыбызга бала алып бишектә тибрәтәбез, шундый җылы хисләр кичереп утырдык.
Шулай ук чарада ике кыз тәрбияләүче Сирина Исламованың укучылары: Мулланурова Ленара, Хаҗиева Эльвина, Салихова Гүзәл, Батыргәрәева Диләрә сөекле әниләребезгә багышланган матур җырларын зур осталык белән башкарулары нур өстенә нур булды.
Әлеге кичәнең иң өлкән кунагы - хөрмәтле укытучыбыз Мәрданова Фәйрүзә Газизҗан кызы Илдар Юзеевның "Ана" поэмасыннан өзек укып, мөнәҗәт көйләп, безне өлкән яшьтәге әниләребез турында уйланырга мәҗбүр итте.
Кичәне дәвам итеп, күп еллар үзәк хастаханәдә булачак әниләргә үзенең күңел җылысын, акыллы төпле киңәшләрен биреп торган, хәзерге вакытта мәчеттә дин гыйлеме бирүче хөрмәтле остазыбыз хаҗия Ләйсән Кадыйрова үтемле тәрбияви вәгазьләре белән балаларны әдәп-әхлакка чакырды.
Үзем дә әлеге кичәнең чакырулы кунагы буларак, хөрмәтле хатын-кызларыбызга, балаларыбызга үземнең изге ихлас теләкләремне шигырь юллары аша җиткердем.
Гайшәбикә мәчетендә балаларга дини белем бирүче, өч бала анасы Илина Арсланова да балаларга үтемле итеп нәсыйхәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев