Актаныш

ҖАНЛЫ ӘҢГӘМӘ: Энгель Фәттахов: Көрәшчеләр бренды турында хыялланам

Актаныш ул – көрәшчеләр төбәге дә. Әйе, биредә һәрчак көрәш һәм көчле көрәшчеләр булды. Заманында җаны-тәне белән милли көрәшебезне яраткан Энгель Фәттахов җитәкчелегендә биредә тулы бер буын тәрбияләнде.

Дөрес, соңгы елларда бераз өзеклек, бушлык та барлыкка килде. Актанышның үз теләге белән герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган иң дәрәҗәле турнирны үзенә алу әнә шул бушлыкны тутыру, яңа буын көрәшчеләр тәрбияләү, районда көрәш рухы булдыру нияте белән эшләнде бугай. Көрәш һәм спорт турында без район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

- Энгель Нәвапович, сез спортта башкалар да һәрчак үрнәк идегез. Көрәштегез дә, чаңгыга басып, башкаларны да үз артыгыздан иярттегез...

- Әйе, мин көн саен диярлек тормыш иптәшем белән чаңгыда йөрим. Артымнан барысы да чаңгыга баса дип әйтә алмыйм, ләкин, чыннан да, иярүчеләр бар. Өстәл теннисы уйныйм. Чөнки хәрәкәт кирәк. Бу минем өчен ихтыяҗ инде хәзер. Яшь чагымда көрәшергә ярата идем. Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда дәрес булып классик көрәш керә иде. Фәрит Заһитович дигән укытучыбыз “сездән көрәшче дә чыгарга тиеш” дип, безне татарча көрәшкә дә алып керде. Район ярышына алып барды шунда. Беренче ярышымда дүртенче калдым кебек. Ә институтта укыганда, дзюдо-самбо буенча шөгыльләндем. Спорт мастерлыгына кандидат булдым. Көрәш миңа тән, җан рәхәтлеге бирә иде. Аспирантурада белем алганда инде үзем яшь егетләрне шөгыльләндердем. Күнегүләргә КИСИга, авыл хуҗалыгы институтына йөрдем. Бүгенге көндә Актанышта да татарча көрәш, билбаулы көрәш, дзюдо, самбо – барысы да бар.

Татарча көрәштә үзем батыр калмадым. Ә менә дзюдода да, самбода да үз авырлыгымда берничә тапкыр чемпион булдым.

- Җитәкчеләргә спорт белән шөгыльләнү кирәкме соң? Вакыт та табарга кирәк бит әле...

- Спорт – ул тормыш, яшәү рәвеше. Команданы, коллективны берләштерә торган фактор. Спортта җиңгән кеше, эштә дә, тормышта да җиңәчәк. Гел эш белән генә шөгыльләнеп булмый бит! Әнә Президентны карагыз сез – нинди актив яшәү рәвеше алып бара. Путинга карагыз. Минтимер Шәрипович дөрес әйтә: “Кем сәламәтлеге турында кайгыртмый, ул тәрбиясезлек күрсәтә”. Дөрес бит! Ул үзе шушы яшендә барыбызга да үрнәк булып тора әле.

Кайчандыр сез республикакүләм ярышларда һәрчак алдынгы позицияләрдә идегез. Үзенә күрә “алтын буын” барлыкка килгән иде...

- Чыннан да, бездә берзаман көрәшчеләр бик зур уңышка ирешә башладылар. Рузилләр (Рузил Ганиев – Р.С.), Мурадлар (Мурад Әмирханов – Р.С.), Рамил Хисмәтуллин, бертуган Нургалиевлар, Сибгатуллиннар... Әйе, аларны “алтын буын” дип әйтергә кирәк тә. Хәзер инде балалары яки шәкертләре җир җимертеп көрәшә башлады.

Без тарихта беренче тапкыр Муса Җәлил турнирын үзебездә уздырырга сорап алдык. 60нчы еллар ахырында безнең көрәшчеләр бу ярышларда җиңү дә яулаганнар. Шушы бәйге белән көрәшкә яңа сулыш өрәсе килә. Ел саен Татарстанның Беренче Президенты Кубогына ярышларыбыз уза. Анда да барлык диярлек районнардан 400дән артык яшь көрәшче катнаша бит! Җәлил бәйгесен дә уздырсак, ышанам: Актанышта көрәш башкача үсеп китәчәк, әнә шул “алтын буын”га алмаш үсеп чыгачак. Сер түгел, Муса Җәлил турниры – ул көрәш дөньясындагы иң зур бәйге. Бирегә 500ләп кеше киләчәк, димәк, Актанышны күрсәтү, таныту максаты да бар. Күрсеннәр, белсеннәр безне, сөйләсеннәр безнең турыда, язсыннар. Ә күрсәтерлек, язарлык нәрсәләр җитә районда.

Әйе, сез әйткән ул буынның кайберәүләре Актаныштан китте, безнең өчен көрәшмәде. Үкенечле дә бер яктан караганда, ләкин, икенче яктан, бу табигый да. Әнә 100 балл җыйган отличникларыбыз башка төбәкләргә китә, яхшы белгечләр чит илләргә юл ала. Бөтен өлкәдә дә шулай. Шул ук вакытта, без бу егетләр белән барыбер элемтәдә торабыз. Горуланабыз, безгә кайтып, балаларга үрнәк күрсәтәләр, кайберәүләре үзләре үскән залларда шөгыльләнеп китә.

- Димәк, традицияләр бар?

- Әлбәттә. Элек бездә көрәш ничектер район үзәгенә генә тупланса, хәзер инде күп кенә авылларда үзебезнең егетләр күнегүләр алып бара. Көрәшне мәктәпләр арасында спартакиадага да керттек. Үзебезнең данлыклы көрәшчеләребезне истә тотабыз. Илфат абый Әнвәров истәлегенә уза торган турнирыбыз бар. Марсель Гыйлаевны беркайчан да онытмыйбыз, истәлеген мәңгеләштереп, даими ярышлар үткәрәбез. Мондый турнирларның тәрбияви ягы да искиткеч...

 

Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар. “Актаныш моңы” дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – “Актаныш көрәшчесе” дигән исем-бренд та булырга тиеш.

P.s.: Безнең белән сөйләшә торгачмы, әллә инде күптән уйлаган булганмы – әңгәмә ахырында Энгель Нәвапович район спартаикадасында самбо буенча ярышларга чыгам дип белдерде әле.

P.s.: Әңгәмәнең тулы вариантын "Идел" журналының февраль санында укырга мөмкин.

 

чыганак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/engel-fttakhov-krshchelr-brendy-turynda-khyyallanam

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: