Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җанлы “җансызлар”

Җаным елап, үксеп, яшьләренә буылып чыга мондый киңәшмәләрдән. Бик күп көннәр тынычлана, үз-үзенә урын таба алмыйча бәрелеп-сугылып йөри әле ул. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышында катнашканнан соң туган уйларымны бер чылбырга тезү, тәртипкә китерү өчен, ай-һай, шактый гына азапланырга туры килә. Куркам. Киңәшмәдә телгә алынган сабыйларның, гомумән, эчкече...

Җаным елап, үксеп, яшьләренә буылып чыга мондый киңәшмәләрдән. Бик күп көннәр тынычлана, үз-үзенә урын таба алмыйча бәрелеп-сугылып йөри әле ул. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышында катнашканнан соң туган уйларымны бер чылбырга тезү, тәртипкә китерү өчен, ай-һай, шактый гына азапланырга туры килә.
Куркам. Киңәшмәдә телгә алынган сабыйларның, гомумән, эчкече аналар кулында тәрбияләнүче балаларның киләчәге өчен куркам. Билгесезлектә гомер кичерүче, туганда ук тормышның караңгы пәрдәсе аша карарга мәҗбүр булган нарасыйларны алда ни көтә? Дөнья гаять чуар һәм ыгы-зыгылы бит ул. Кешелек кая ашыкканын, дөнья артыннан чабам дип нәрсә куганын да аңламыйча тыны бетеп диярлек чапкан чорда яшибез. Үз чуарлыгына абына-сөртенә, егыла-тора чапкан дөньяның уртасында әлегә уйларында фәкать үсү, уйнау, әти-әнисенә иркәләнү белән генә мәшгуль бер кавем бар - нарасыйлар! Әмма алар да ике төркемгә бүленә икән шул: бәхетлеләр һәм туу белән олыгайганнар, тормышның ачысын-төчесен бик иртә татый башлаганнар.
"Әти, эчмә!" "Әни, зинһар, эчмә инде!.." Бу сүзләрдә никадәрле язмышларның каһәрләнгән балачагы, түбәнсенүләре, кимсенүләре... Яшел елан аркасында гарип булып туган җаннарның интегеп дөнья көтүләре...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 30 ноябрь, 2012 95 (9738) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев