Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аның өчен яллар юк

Ел әйләнәсе хезмәттә терлекчеләребез. Алар өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Җиһанда таң атканчы ук, алар инде фермага, маллары янына ашыга. "Әнәк" агрофирмасы Иске Кормаш бүлекчәсенең Кыркаентүбә фермасында сыер савучы булып эшләүче Дилә Шәвәлиева өчен дә иртәнге йокы күптән онытылган инде. Иске Кормаш авылында туган Дилә, мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә...

Ел әйләнәсе хезмәттә терлекчеләребез. Алар өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Җиһанда таң атканчы ук, алар инде фермага, маллары янына ашыга. "Әнәк" агрофирмасы Иске Кормаш бүлекчәсенең Кыркаентүбә фермасында сыер савучы булып эшләүче Дилә Шәвәлиева өчен дә иртәнге йокы күптән онытылган инде.
Иске Кормаш авылында туган Дилә, мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә хисапчы белгечлеге үзләштереп, хезмәт юлын 1988 елда "Үрнәк" хуҗалыгында кассир-хисапчы буларак башлый. 2003 елга тикле шушы хезмәтне башкаргач, савымчы булып күчә. Һәм шушы көнгә кадәр әлеге эшне башкара. 2009 елда "Үрнәк" хуҗалыгы "Әнәк" агрофирмасына кушылгач та, яраткан хезмәтен дәвам итә. Көн саен фермага - сыерлары янына ашыга. Уңганлыгын, тырышлыгын күреп, аңа, сыер саву өстенә, учетчы-лаборант хезмәте дә йөкләнә. Карусыз хезмәткәр бу эшен дә намус белән башкара.
Дилә 51 баш сыер сава. 2015 елда ул сөтбикәләреннән барысы 3788 центнер сөт сауган. Бер сыерга 7403 килограмм тәшкил итә. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли. Яшьләрне хезмәтенең серенә төшендерүне дә авырсынмый башкара, киңәшләре белән ярдәм итә.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә уңган хуҗабикә ул. Менә инде 20 елдан артык каенанасы белән тату гомер кичерәләр. Сабырлыгы, тырышлыгы өчен хөрмәт итәләр аны. Тормыш иптәше Радил белән ике бала үстерәләр. Аларны да хезмәт сөяргә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев