Актаныш

Җаным-тәнем белән Такталачыктан мин

- 70 яшеңне кырлап киләсең, Хәниф, узганнарны бер искә төшереп алыйк, хатирәләр яңартыйк әле, бала чагыңнан башла. - Туган авылым - Такталачык. Әтием Назиф Габдрахманов, унҗиде яше тулгач та, Бөек Ватан сугышына алынган, Смоленск өчен барган сугышта каты яраланып, дүрт тәүлек кар өстендә яткан, башка часть солдатлары табып, госпитальгә озатканнар....

- 70 яшеңне кырлап киләсең, Хәниф, узганнарны бер искә төшереп алыйк, хатирәләр яңартыйк әле, бала чагыңнан башла.
- Туган авылым - Такталачык. Әтием Назиф Габдрахманов, унҗиде яше тулгач та, Бөек Ватан сугышына алынган, Смоленск өчен барган сугышта каты яраланып, дүрт тәүлек кар өстендә яткан, башка часть солдатлары табып, госпитальгә озатканнар. Аягы яралы, үпкәсенә салкын тигән, өйләренә "хәбәрсез югалды" таныклыгы килгән, беренче төркем инвалид булып авылга кайткан, госпитальдән аны китереп үк куйганнар. Әти әкренләп аякка баскан, авылда Гашия исемле кызга өйләнеп, 1946 елда мин туганмын. Әтинең салкын тигән үпкәсе туберкулезга әйләнеп, чир әнигә йоккан, алар икесе дә бер-бер артлы вафат булалар, мин, 11 айлык ятим, бабыкай-әбекәй тәрбиясенә калганмын. Яшь җаннарның үлеме, җитмәсә үксез бала язмышы әбекәйнең вакытсыз кабергә керүенә сәбәп булган. Мин үсә төшкәч, бабыкай икенчегә өйләнде.
... 8нче сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә йөри башладым. Бу вакытта бабыкай картайган иде инде, шулай итеп, 1962 елдан 51 еллык хезмәт юлым башланды. Армиягә киткәнче колхозда төрле эшләр башкарырга туры килде: механизатор ярдәмчесе дә, терлекче дә булып карадым. Армия хезмәтенең икенче елы тәмамланганда, бабыкай вафат булды. Үги әбине карау өчен мине армиядән кайтардылар, әле өйләнгәч тә 11 ел тәрбияләп соңгы юлга озаттык. 1967 елдан трактор руле артына утырдым. Ватык техниканы төзәтеп, аңа кабат җан өрүләр, маңгай тирләре агызып, кызу кабиналарда көнне төнгә ялгап эшләүләр миңа зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте - беренче класслы механизатор булдым. 1970 елда колхозга беренче кайткан куәтле К-700 тракторын миңа ышанып тапшырдылар. Бу кыр корабы бүген дә әһәмиятен югалтмый. Ул чорда, бигрәк тә, ерак аралардан йөк ташу дисеңме, өйләр күчерү дисеңме, җир эшкәртүне әйткән дә юк. Бала табарга чирләгән хатыннарны больницага илтү дә минем җаваплылыкка калган чаклар булды.
Терлек азыгы культуралары үстерү буенча механикалаштырылган звено оештырып, мине шуның җитәкчесе итеп куйдылар. Техник культуралардан мул уңыш алып, яхшы күрсәткечләргә ирештек. Эшемне дә күрә башладылар. 1970 елда В.И.Ленинның йөз еллык медале белән бүләкләндем. Шул чорда ике ел рәттән ВЛКСМ Үзәк Комитетының "Яшь җитештерү алдынгысына" дигән Күкрәк билгесе, 1975 елда "Татарстан буенча социалистик ярыш җиңүчесе" исеменә лаек булдым.
- Хәниф, бүләкләрең санап бетергесез, шулар арасында кайсысы аеруча истәлекле?
- Минемчә, бүләкләрнең барысы да, лаеклы рәвештә, хезмәтемә җитәкчеләр тарафыннан гадел бирелде. 1971-1975 нче елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1974-1976 елларда ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы булып тордым. Мине бу югары постка авылдашларым, райондашларым тәкъдим итте. Халык бәясе - иң зур бәя.
- Ул вакытта депутатлар эшчәнлеге ничегрәк иде?
- Депутат буларак, Казан каласына еш барырга туры килсә дә, буразнамнан аерылмадым. Тагын шунысы бар: сессияләргә самолет белән бара идек. Вакытны экономияләргә ярдәме тигән икән. 1975 елда Татарстанга кайткан өч К-701 тракторының берсе миңа атап кайтты. Үз үрнәгемдә бу техника серләрен яшьләр: Рафаэль Шәйхразыев, Фәрит Ягудин, Фоат Нуриевка өйрәттем. К-701 тракторын иярләү чорында, мин бу техниканың яңа мөмкинлекләрен чамаладым: дүрт тонна ярымлы йөк күтәрү өчен кран ясадым, һәм бу яңалык безне бик күп мәшәкатьләрдән коткарды. Тагылма коралларга, гамәлдән чыккан, әмма кулланырга яраклы детальләрне реконструкцияләп төрле рационализаторлык тәкъдимнәре керттем. Ул яңалыклар "Таң" хуҗалыгында һәм районның башка хуҗалыкларында бүген дә кулланыла. Мондый уйлап табулар өчен ВЦСПС Үзәк Комитетының медале кайтты.
Эстафетаны яшьләргә тапшырып, берникадәр вакыт автбус шоферы, "Таң" хуҗалыгының машина-трактор паркы мөдире булып эшләдем. Миңа кадәр "Сакаллы төзелеш " исемен күтәргән гаражны төзетеп бетереп, тиешле җиһазлар да юнәттем. Механизаторларга эш шартлары уңайланды. Республика семинары безнең паркта узды. АВМ -1,5 агрегатын кору да терлек азыгы җитештерүгә ул чорда зур файда китерде. Кычытканнар,тигәнәкләр, төрле чүп үләннәре дә бу агрегат аша үтеп, витаминлы азыкка әйләнә иде.
Шулай итеп, гомеремнең 27 елы, иң тыңгысыз һәм нәтиҗәле эшләгән елларым, туган авылым Такталачыкта - "Таң" хуҗалыгында булды.
Дөнья хәрәкәттә. 1988 елда гаиләбез белән Агыйдел шәһәренә барып урнаштык. 67 яшькә җиткәнче техникада эшләвемне дәвам иттем. Үзем Башкортостанда яшәсәм дә, Такталачык белән, колхоз белән араны өзмәдем, кулымнан килгәнчә ярдәм иттем; бигрәк тә, хуҗалык Идел аръягында печән эшләгән чакларда.
- Хәниф, тарихта йөз елга каласың килсә, агач утырт, мәңгелеккә каласың килсә - бала тәрбиялә, дигән сүз бар бит...
- Без тормыш иптәшем Альбина белән биш бала тәрбияләп үстердек, тиешле тәрбия һәм белем бирдек. Һәрберсе тормышта үз урынын тапты. Сигез оныгыбыз бар. Аллага шөкер!
- Хәниф, тормыш юлың матур һәм катлаулы. 70 яшьлек юбилеең котлы булсын. Үзем һәм авылдашлар исеменнән сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар исәнлеге телим, куйган хезмәтләреңнең әҗерен күрергә язсын. Бәлки, райондашларга, авылдашларга әйтер сүзләрең бардыр.
- "Таң" хуҗалыгындагы хезмәттәшләремә, авылдашларыма, шул чорда эшләгән җитәкчеләргә, бигрәк тә, Баязит Мөхәммәтовка, Мәзһәр Шәмтиевкә изге теләкләр телим. Хәзерге җитәкчеләр, яшьләр хезмәт ветераннарын онытмасыннар иде. Хәзерге икътисад нигезен өлкән буын төзеде. Ә яшьләр ялкау булмасын, хезмәтне яратсын, техника серләре белән кызыксынсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: