Актаныш

ҖАННАРДА ЯЗ БУЛЫП КАЛ ӘЛЕ: Нәркис Фәтхетдиновның якты истәлегенә...

Әнә шулай матур гына, тату гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай була, кайгылы хәбәр бар җиһанны өнсез калдыра. Ямьле җәйге көндә Нәркис юк, ул фаҗигале төстә вафат.

Чәчәк гомере кебек бигрәк кыска булды шул гомер юлың. Матур булып балкып нур чәчтең дә кинәт кенә сулдың да. Ап-ак кышларда дөньяга аваз салган, ләкин нәкъ бер ел элек җәйге ямьле көннәрдә якты дөнья белән хушлашкан, үзеннән соң күпме матурлык калдырган  һәрьяктан сәләтле, булдыклы ир-егет булган Нәркис Фәтхетдинов турында әлеге язмам. 

Әйе, ак саф кышкы көннәрнең берсендә Дүния һәм Әскат Фәтхетдиновлар гаиләсендә туган егет кечкенәдән зирәк, акыллы булып үсә. Мәктәп елларында да сынатмый. Фән нигезләре аңа җиңел бирелә. Ярыш-бәйгеләрдә катнаша. Чараларда актив була. Спортны үз итә. Кызлар да гашыйк аңар. Белем алып һөнәр үзләштергәч, хезмәт юлын башлап җибәрә. Эшендә дә күңел биреп яратып эшли. Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе була,НКЭС та да гади эшче генә булмый. Җирлек һәм районда гына түгел, республикабызның төрле почмакларында Нәркис катнашында узмаган, туйлар, мәҗлес, юбилей кичәләре һәм башка төрле чаралар булды микән? Юктыр.

     Шәхсән үземә дә аның белән чаралар уздырырга туры килде. Сабантуйлары, классташлар очрашулары. Бүген инде сагынып сөйләргә генә калды әлеге чара мизгелләре. 

     Әлеге язманы әзерләгәндә дә интернет челтәреннән мәгълүмат эзләп исем-фамилиясен яздым, ләкин күпме генә, ничек кенә эзләмим, Салават Фәтхетдинов килеп чыга. Салаваттан ким җырламады шул. Үзе сөйләве буенча, Салават оештырган кастингта да катнаша ул, ләкин син нәкъ минем кебек җырлыйсың, тавышың минеке кебек дип әйткән була. Бу сәләтле егетне үз төркеменә алырга Салават булып Салават та курка. Әйе, әлеге Татарстанның атказанган артистыннан ким җырламады Нәркис. Көчле, аһәңле  тавыш, моң, уйланып сайланган репертуар. Җырлау гына түгел, әле үзе теләсә нинди уен коралында уйный, оста итеп бии. Тавыш көйләү, тиешле музыканы кую аппарутурасында аннан да оста кеше булмагандыр. Әлеге җаваплы эшнең дә бар нечкәлеген белеп башкаручы иде ул. Шуңадырмы, гомер юлында була торган мөһим чараларны уздырырга һәрвакыт Нәркис һәм аның бертуганы Рәмзилне чакыра иделәр.Бүген алар уздырган озату мәҗлесе солдатлары инде армиядән хәрби бурычларын үтәп кайтып, юбилярлар гомер юлларын дәвам итеп, туй мәҗлесләре шаһитләре матур пар булып яши бирәләр.

     Тормыш юлдашы итеп тә Нәркис үзе кебек үк сәнгатьне яратучы авыл кызы Регинаны сайлый. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салалар. Күркәм итеп өй җиткезәләр. Хуҗалыктагы күп кенә төзелеш эшләрен дә Нәркис үзе башкара, ә якыннары аңа теләктәшлек белдерәләр. Әнә шулай матур гына, тату гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай була, кайгылы хәбәр бар җиһанны өнсез калдыра. Ямьле җәйге көндә Нәркис юк, ул фаҗигале төстә вафат. Юк моңа күңел бүген дә ышанып бетми. Әле кайдадыр матур җырлары белән ниндидер мөһим чарада катнаша кебек. Сабантуй мәйданының тышкы ягында йөргәндә дә, мәйдан уртасында ул җыр суза кебек. Пучы халык театры сәхнәдә чыгыш ясаганда да, менә-менә сәхнәгә чыгар да үзенә тапшырылган  ролен башкарыр кебек. Смотр концертында да елмаеп сәхнәгә ул килеп чыгар төсле. Юк шул...

     Кыш көне февраль аенда Нәркискә 35 ел туласы көннәрнең берсендә Пучы мәдәният йортында аның якты истәлегенә багышланган “Җанымда яз булып кал әле” дип исемләнгән чара-концерт узды.  Тамаша залында энә төртер урын юк иде. Бу бит барысы да аны яраткан, үз иткәнлеген дәлилли торган күренеш. Ул көнне күз яше түкмәгән берәр кеше заты булды микән шыгрым тулы залда? Юктыр. Тормышының истәлекле мизгелләрен чагылдырган видеоязма белән башланып киткән чарада аның якыннары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, укытучылары бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Нәркис белән бәйле никадәр истәлекләр яңгырады.Инде аңар багышлап шигырьләр дә бихисап күп иҗат ителгән. Әйе кыска гына гомер юкка яшәлмәгән, сыйныфташларына үрнәк укучы, күпме гүзәл затларның йөрәген яндырып, төнге йокыларын качырган; тирә-якка күпме матурлык өләшкән, ярдәм иткән, күңел биреп хезмәт иткән, тормыш юлдашына тугры, яраткан гаилә башлыгы булган, үзенең нәсел дәвамчыларына гомер биргән. Тормыш иптәше Регина да аның эшен дәвам итә, балалары да әтиләре эзеннән атлап баралар. Кечкенәдән инде сәхнәдә, сәнгатькә гашыйклар. Ярыш-бәйгеләрдә җиңү яуларга да өлгергәннәр.

     Үзең якты дөньядан китсәң дә, синең исемең, җыр-моңнарың, башкарган рольләрең, дәртле биюләрең, гармун моңың сине белгән кешеләрнең күңелендә гомерләре буе яңгырар, күз алдында торыр. Тыныч йокла, Нәркис. Без сине сагынабыз, юксынабыз. Ә якыннарыңа: сиңа якты тормыш бүләк итүче газиз әниеңә, бетуган энеңә, кыз туганыңа,  яраткан сөекле хатыныңа, җимешләреңә һәм туганнарыңа сабырлык телисе килә.

 

фотолар Нәркиснең ВК төркемендәге шәхси битеннән алынды

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: