Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Апитерапия һәм аның башлануы

Авыл хуҗалыгы культураларын һәм җиләк-җимеш бакчаларындагы үсемлекләрне серкәләндерүдә бал кортларының роле һәркемгә билгеле. Балның гаҗәеп файдалы һәм тәмле ризык кына түгел, ә бик күп авыруларга дәва икәнлеген дә беләбез. Умартачылыкның прополис, корт агуы, серкә, корт анасы сөте кебек продуктлары медицинада, шул исәптән халык медицинасында да киң файдаланыла. Балавыз исә парфюмерия...

Авыл хуҗалыгы культураларын һәм җиләк-җимеш бакчаларындагы үсемлекләрне серкәләндерүдә бал кортларының роле һәркемгә билгеле. Балның гаҗәеп файдалы һәм тәмле ризык кына түгел, ә бик күп авыруларга дәва икәнлеген дә беләбез.
Умартачылыкның прополис, корт агуы, серкә, корт анасы сөте кебек продуктлары медицинада, шул исәптән халык медицинасында да киң файдаланыла. Балавыз исә парфюмерия тармагының төп чималы булып тора. Бүген корт семьяларының 82%ы һәвәскәр умартачылар кулында. Моның уңай ягы да бар. Һәвәскәрләр арасында галимнәр, инженерлар, укымышлы һәм зыялы кешеләрнең саны ишәйде. Алар тәҗрибә уртаклашалар, кызыклы конструкцияләр һәм үзенчәлекле технологияләр тәкъдим итәләр. Умарта корты агуының артерияләрне һәм капиллярларны киңәйтүе, авыру органга кан килешен арттыруы, авыртуны баса төшүе билгеле; ул кан ясаучы органнарга уңай тәэсир итә, йөрәк мускулына стимуллаштыргыч йогынты ясый, кан басымын төшерә, матдәләр алмашуга тәэсир итә, организмда чир-сырхауларга каршы тору сәләтен көчәйтә, хезмәткә сәләтлелекне арттыра.
Гипертония исә организмда күп сәбәпләрнең, шул исәптән хисси факторларның тәэсире нәтиҗәсендә дә туа. Мин үзем корт агуын кан басымын төшерүдә кулланам.
Умартачылыкның барлык продуктлары да бик актив матдәләр. Шуңа күрә аларны дәвалау максатында табиб күзәтчелегендә генә кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев