Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Апрель уртасында үзгәрешләр көтегез!

Бу аеруча йолдызнамәнең алты билгесенә кагыла. Астролог Василиса Володина шулай ышандыра.

Кучкар активист булудан бераз туктап калып, уйларга бирелер. Бу Кучкарга бераз пассив булырга да ярый. Көчегезне артык бәяләмәгез. 13-14 апрельдә эшләр авыр бирелергә мөмкин. 18 апрельдән соң финанс катлаулылыкларын хәл итү юлын табарсыз.

Үгезбозауга ал-ял белми хезмәткә бирелергә туры килер. Бүгенге тырышлыкларыгыз киләчәктә зур уңышлар китерәчәк. 17-19 апрельдә җиңеллек килер, айның соңгы атнасында язмышны хәл итәчәк вакыйгалар көтелә.

Игезәкләр алдында яңа мөмкинлекләр ачылыр. Әле сез алгы сызыкта булмасагыз да, команда составында, запаста. Майда хәл үзгәрергә мөмкин. Апрель ахырына якынлашкан саен җиңеллек, ниндидер эчке чистарыну тоярсыз.

Кысла өчен апрель — сынау ае. Хисләр өермәсе бөтереп алыр. Сайлап алу алдында калырга мөмкинсез. Намусыгызны яклау теләге туар. Кеше булып калуны максат итеп куегыз.

Арысланга апрельнең һәр көне нәтиҗәле булып башланды. Яңалыклар, очрашулар, идеяләр күп. Күпләр сездән киңәш сорый, йөзегездән елмаю төшми. 16-20 апрельдә сак булыгыз. Сезне кемгәдер каршы торырга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу көннәрдә җаваплы чаралар планлаштырмагыз.

Кыз өчен апрель гади ай булмаячак. Детальләргә игътибар итеп тормый, газга басарга кирәк булачак. Хәлиткеч адым ясар вакыт җитте. Бер таяныр, киңәшләшер кешегез булса яхшы. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

              Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңалыклар Хәбәрләр Сез сораган идегез