Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Алтын көзләр белән бергә 90ны каршы алдык

Җиһан алтын көзгә  горур атлаган мәлдә Киров авылында яшәүче тыл ветераны, җирлекнең иң өлкән аксакалы Миңлефарис ага Мортазин үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшен каршы алды.

Үзенең гомер көзләренә юбиляр, шөкер,пар канатлы булып кергән.Тормыш иптәше Мәхтүмә Гыйбадулла кызы да туксанның аргы ягына чыккан.

 
Әлеге күркәм гаилә 3 балага гомер бүләк иткәннәр, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген Киров аылында бәхетле картлык кичерә Мортазиннар. Балалары да еш кунак аларда - яллар,бәйрәмнәр саен кайтып, хәл белеп, ярдәм итеп китә мәхәббәт җимешләре. 


21 сентябрь көнне туксанны тутырып, йөзенче дистәне ваклый башлаган юбилей хуҗасын якыннары, балалары, онык-оныкчыклары белән беррәттән Актаныш  муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Айрат Кәрамов һәм Киров авыл җирлеге Башлыгы Әнвәр Гафуровлар  тәбрикләде. Айрат Кәрамов юбилярга  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы  Энгель Фәттаховның истәлекле бүләген тапшырды. Барысы да Миңлефарис Мортасин улына изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып, аларны сөендереп яшәвен теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев