Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Безнең Дилия

Матур табигатьле Теләкәй авылында, гади колхозчы булып хезмәт куйган Әбелмәгъдәновлар гаиләсендә 12 нче(!), (хәзерге көннәр булса, бик күпләр әстәгьфирулласын әйтер иде) төпчек бала булып, 1968 елның 21 июнендә ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВА дөньяга килә.

Бәхетле балачагы, мәктәп еллары туган авылында уза. Авыл җиренә мәхәббәте, исәп-хисап эшен яратуы аны 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә китерә. Күңелле студент еллары сизелми дә узып китә. 1990 елда икътисадчы-хисапчы һөнәренә диплом алып, туган авылына эшкә кайта. Озак та үтми, студент елларында танышкан Олыимән авылы егете Илдар Мирзаев белән гаилә корганнан соң, “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозына яшь белгечләр сыйфатында эшкә чакыру алалар. Берсе – баш инженер, икенчесе баш хисапчы булып хезмәт юлларын башлыйлар. Яшь гаилә шулай куана-куана хезмәт итеп йөргән арада, гаиләне тулыландырып, 4 ел аерма белән кызлары Айгөл һәм Илсөя  туа. Шулай итеп, куанычлы балалар мәшәкате белән көн артыннан көн үтә. Ул арада балалар да үсеп җитә. Хәзер инде ул кызлар зурлар. Әти-әни ярдәме белән тиешле тәрбия, югары белем алып, үз һөнәрләре буенча гадел хезмәтләрен куялар. Әтиләре Илдар, әниләре Дилиягә охшап, игелекле, мәрхәмәтлеләр алар.

Безнең Дилиянең үзенә килгәндә, колхозда 10 ел хисапчы булып эшләгәннән соң, ягъни 2000 елда Югары Яхшый җирле үзидарә Советына депутат булып сайланып, авыл Советы башлыгы урынбасары булып эшли башлый. Бүгенге көндә дә шул ук урында сәркатип вазифаларын башкара.

12 балага гомер биргән әти-әнисе Әбелсогыт абый белән Хәдичә апаны, башка туганнарын искә алмасам, язмам тулы булмас кебек. 12 балага да башкалар үрнәк алып яшәрлек тәрбия, белем бирә алганнар икән, бу  әти-әнинең куйган хезмәтенә бәя булып тора. Аннан инде әти-әнинең йөз аклыгын саклап, яклап яшәгән ул балаларга да рәхмәт әйтәсе генә кала. Хәзерге көндә Дилиянең 6 кыз туганы исән-сау. Алар инде гадел хезмәтләрен куеп, лаеклы ялга чыктылар. Тормышның кадерен белеп, артыгына өметләнмичә, булганына шөкер итеп, илгә-көнгә тынычлык теләп, үз җайларына яшәп яталар.

50 яше тулган көннәрендә гомуми эш стажы 33 ел, шуның эченнән муниципаль хезмәттә 18 ел берөзлексез хезмәт куюы ук күп нәрсә турында сөйли Дилиянең. Кәгазь эшен бик өнәп бетермәгән гади халык белән тыгыз элемтәдә булуы, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, иренмичә, гади генә итеп аңлата, аралаша белүе белән халык ышанычын яулаган игелекле җан ул. Татар телендә күңел күзе, дигән сүз бар. Аның күңел күзендә кешелеклелек, игелеклелек, мәрхәмәтле булу игьтибар үзәгендә. Аларга өстәп, тагын, ярдәмчел, изге күңелле, диясем килә. Менә шундый яхшыдан да яхшы сыйфатларны үзләштергән хатын-кызларның берсе ул безнең Дилия. Җирлегебез кешеләре аңа шуның өчен дә бик тә рәхмәтле.

Дилия! Синең 50 яшь тулган көннәреңне җәй уртасына тиңлибез. Ни өчен дигәндә, гомер көзенә бик ерак әле. Киләчәк тормышың шул ямьле җәй айлары кебек матур булсын. Сине 50 яшьлек гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Гаиләң, туганнарың, дус-ишләрең белән аралашып-гөрләшеп, бербөтен булып яшәвегезне теләп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев