Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Эшчән Рәсиха, чибәр Рәсиха

Хатын-кызлар буыны бу нәселдә озын гомерле. Әниләре Гөлчирә 95 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән.

 Мулланур абый белән үстергән алты балаларының өчесе кыз булып, бүген өчесе дә исән-сау: Марсила апа – 88, Әлфия апа 80 яшьтә. Колын авылында туып-үскән, Пучы авылында яшәүче Рәсиха Хәйрулла кызы Ханнанова исә 4 ноябрь көнне 90 яшен тутырды. 

– Түткәй, син алдан бар, без артыңнан барабыз, димен аңа. Ул 90ны бирдеме, безгә дә шул кадәр бирергә кирәк, дип сөйләшәбез Марсила апа белән, – ди Әлфия апа яратып. 

– Озын гомернең хикмәте нәрсәдә икәнен кем белгән, кызым. Ходай шулай биргән инде, югыйсә, кызым үлгәч тә, тора алмам, дигән идем, ирем үлгәч тә, яши алмам, дигән идем... – Бер гасырга якын гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Рәсиха әбинең күңеле, җаны тулы моң. 
Кечкенәдән моңлы бала булып үсә ул. Кышкы озын кичләрдә утырмага килгән хатыннар да сорап җырлата аны, эш арасында үзе дә һәрчак көйләп йөри, “Зәңгәр төймә”не аның кебек моңлы итеп, йөрәкләрне чеметтерерлек итеп башкаручы булмагандыр... Әтисе Мулланур һәм абыйсы Сәмигулла сугышка киткәч, күрше хатыннары белән җир казырга йөргәндә дә, ял вакыты җитүгә әкрен генә көйли башлый: 
Көрәк белән җир казыйбыз, 
Нормасы алты сутый. 
Алты сутыйны казырбыз, 
Давай бер кило ипи! – Монысы үзе чыгарган көй. Тормыш авырлыгын әле яшүсмерлектән дә чыгып җитмәгән, бик яшьли юка иңсәләренә салган, әтисе һәм абыйсы белән хатлар аша гына аралашучы, алты бала белән берүзе калган әнисенә ярдәмче дә, таяныч та, терәк тә булырга омтылучы бала җыры... 

– Абыем да шигырьләр чыгара, сугыштан хатларын шигырь белән яза иде. Аны елый-елый укый идек. Бервакыт авылга үләт чире килде. Үләт шундый нәрсә – өйгә бер керсә, бөтен кешене кыра. Безнең өйгә дә керде – энебез шуның белән китеп барды. Шуннан абый хатында язган: 
Их, син, үлем, ачы ләгънәт сиңа, 
Ник өздең син сабый гомерен?! 
Алсу йөзле кадерлебезне 
Арабыздан тартып ник алдың?! 

Безне – биш баланы Пучыга алып киттеләр, больницага, анда бер ай ятып, терелеп кайттык. Шуның белән исән калдык. 

Авыр еллар... Ашарга юк. Әнисе колхозда, ләкин аның эшләп тапканы биш балага, үзенә бүлгәч, бөтенләй дә аз чыга. Тракторчыларга эшләгәнгә икмәк бирәләр икән, дигәнне ишетеп, Рәсиха иптәш кызы белән Пучыда тракторчылар курсын тәмамлый. Имтиханнарны тапшыралар, эшкә билгеләнер вакыт җитә. Бар кешегә трактор бар, бәләкәй генә, ябык кына Рәсихага гына, бигрәк бәләкәйсең, яшьсең, сине учетчы итеп куябыз, диләр. Апайларым бар, ашарга кирәк, дип риза булмый, кыз туган авылы Колынга кайтып китә. Тәвәккәллеген күреп, кире чакырып алалар, һәм ул шул килүеннән Пучыда алты ел тракторда басу-кырлар иңли. Шуның белән гаилә икмәккә туена. “Игенче даны” гәзитенә аның турында “Эшчән Рәсиха, чибәр Рәсиха” дип язып чыгалар. Аннан комбайнчы ярдәмчесе, соңыннан үлчәүче булып хезмәт куя. Бу вакытта инде Пучы егете Мулланурга кияүгә чыгып, үз гаиләсен корган була. 

– Түткәй авылда иң чибәр кыз иде. Әле кияүгә чыкканчы, берсендә моны атка салып урлап алып киткәннәр, әй йөгерәм: “Әнкәй, түткәйне урладылар!” – дип. Шуннан авылның бер ире каршы чыгып, атны туктатып, аны алып калдылар, – дип сөйли Әлфия апа. – Физик эшкә бик нык иде түткәй. Бервакыт, карыйм, тегермәнгә он тарттырырга барырга җыена. Мулланур җизни әйтә: “Рәсиха, нишләп син капчыкны бишне генә салдың, алтыны сал“, – ди. “Күп булыр бит берүземә алты капчык”, – ди 
Рәсиха апа. Ул бит үзе күтәрә, үзе алып кайта, җизни катышмый. Шул килештән җизнине тыңлады, алтынчы капчыгын да салды. 

Аның пешергән бәлешләре, ризыклары шундый уңа. Балаларын да хезмәт тәрбиясе белән үстерде. Һәммәсенә югары белем бирделәр. Хәзер балалары оныкларны эшләп яшәргә өйрәтә. Исемнәре, хезмәтләренә бер тап төшерми, шундый матур итеп эшлиләр. Гаиләдә мораль тәртип әйбәт. Аның тәрбиясе. Без аңардан үрнәк алып яшибез. 

– Әниебез эш сөючән, нинди генә эшкә тотынса да төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара иде. Ир-атлар эшеме, хатын-кызларныкымы – үзе эшли. Әниемнең пешергән икмәкләре, аерткан каймаклары тәме... – дип, сүзгә кушыла Рәсиха әбинең иркә төпчеге Тәнзилә Минабетдинова. – Алар 
әтиебез
 
белән безне эш сөючән, кешелекле, таләпчән булсыннар, тормыш юлларында югалып калмасыннар дип тәрбияләделәр, югары белем биреп, яхшы туйлар уздырып, олы тормыш юлына җибәрделәр. 

Тәнзилә кызлары Әлмәт шәһәрендә яши, “Татнефть” системасында эшли, уртанчы бала – Рәмиләләре Минзәләдә төпләнгән булган, мәктәптә укыткан. Әмма 15 ел элек яман чир аны алып киткән (аның турында сөйләгәндә, сеңлем Әлфиянең уллары Альберт белән Рушат Мостафиннар бик нык булышты, бар мәшәкатьне үз өсләренә алып башкарып чыкты, мең рәхмәт аларга, дип күзләрен сөртте Рәсиха әби). Олы бала – Марсель лаеклы ялга чыкса да, әле дә Минзәлә урман хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. 

– Бәләкәйдән үк әти белән әни безгә нәрсә кирәк, кире какмадылар. Урамыбызда иң беренчеләрдән булып миңа велосипед, аннан мотоцикл алып бирделәр. Студент чакта ерак араны якын итеп, машина яллап гел киләләр, капчыклап бәрәңге, башка продукция китерәләр иде. Аларга мең рәхмәт! – Истәлекләрне барлаганда Марсель абыйның күңеле тулып китте. – Әнкәй булгач, туган нигезгә кайтулар ямьле... 

Рәсиха әбинең 90 яшьлек юбилеена балалары, алты онык, өч оныкчыгы, туганнары, аларның балалары, күрше-тирәләре җыелды. Зурлап, матур итеп Коръән ашы уздырдылар. Яраткан, газиз кешеләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр, оныклар шушында – әби-бабай янында узган матур җәйге яллары, биргән киңәшләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр, сау-сәламәт булып, тагын озак еллар яшәвен теләделәр. Төп нигезнең тәрәзәләрендә ут сүнмәсен, якыннарын сөенеп каршы алучы, кулларын каш өстенә куеп озатып калучы Рәсиха әбигә әле, һичьюгы, әнисе яшенә җитәргә, насыйп булса, узып та китәргә язсын.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: