АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Фәридә Гата кызы Хәкимова: ”Хезмәттән тәм табып яшәдем”
Актанышбаш авылы халкының иң хөрмәтле акъәбисе Фәридә Хәкимова 40 еллык хезмәте чорында күпме баланы мәктәп бусагасында каршы алып, башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, сөенечле күз яшьләре аша урта мәктәпкә озаткандыр!
– Шулхәтле канәгать мин үземнең тормыштан. Эшне бик яраттым, көн димәдем, төн димәдем. Эш кушканнары саен сөенә идем. Әгәр булдыра алмасам, кушмаслар иде, димәк, көчемнән килә, дип, тагын да дәртләнебрәк тотына идем... – Мөмкинлеге булса, бүген дә йөгерә-атлый эшкә тотыныр иде, картлык галәмәте генә чабуыннан тарта: язмабыз герое – Фәридә Гата кызы Хәкимова 15 июльдә 90 яшен тутыра бит инде.
Иң мөкаддәс нәрсә — эш
Актанышбаш авылы халкының иң хөрмәтле акъәбисе Фәридә Хәкимова 40 еллык хезмәте чорында күпме баланы мәктәп бусагасында каршы алып, башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, сөенечле күз яшьләре аша урта мәктәпкә озаткандыр! Белемгә тартылу, мөгаллимлек хезмәтенә мәхәббәт аның канында ук. Әнисе – Мерәс авылы кызы Дөррелҗинан да, әтисе – Яңа Кормаш егете Гата да укымышлы нәсел – муллалар нәселеннән. Шушы гаиләдә үскән биш баланың Фәйрүзә дигәннәре генә башка һөнәрне үз итә, калган дүртесе: Мәгъфия, Энҗе, Хәнәфи һәм Фәридә апа – барысы да укытучы һөнәрен сайлый.
17 яшендә мөгаллимәлек итә башлый Фәридә апа. Минзәлә педучилищесын тәмамлап кайткан кызны Иске Кормаш мәктәбенә җибәрәләр. Аннан Чалманарат, Актанышбаш, Богады, һәм 1950 елда кабат Актанышбашка, бу юлы инде башлангыч мәктәп директоры сыйфатында кайту һәм гомерлеккә шунда төпләнү... Иске бәләкәй генә мәктәп, шунда 30дан артык бала, иркенләп дәрес бирү түгел, утырышырга да урын җитми... Яшь директор, җиң сызганып, яңа мәктәп салдыру эшенә керешә. Авыл советы депутаты итеп сайланган Фәридәнең бар җирдә сүзе үтә - мәктәп күз алдында үсә. (Бүген дә исән әле ул бина, шәхси йорт итеп үзгәртелеп, хәзер анда ике гаилә яши.) Көче-дәрте ташып торган яшь директорны 8ле тагын биш тапкыр рәттән авыл Советына депутат итеп сайлыйлар, даими комиссия рәисе итеп куялар. Мәктәп тормышы, сәхнә йолдызы булып, спектакльләрдә уйнау, район күләмендә үткәрелгән чаралар, язгы чәчү, басу-кырдан уңышларны җыйнап алу – барысында да катнаша, көчен кертә Фәридә апа.
– Ике сәгать йокы белән йөргән чагым күп булды. Басуга чыгып, бер квадрат метр мәйданда ничә башак үскән, ничә орлык җитешкән – шуларга кадәр саный идек. Механизаторлар эшне тәмамлагач, өенә кайтып китә, без, агитаторлар, стена газетасы чыгарып калабыз, норма үтәмәгәннәрне – кара тактага, үтәгәннәрне кызыл такта ясап элеп куя идек, – дип искә ала ул чакларны. Мәктәптә дә тәртип нык куелган. Актанышбаш башлангыч мәктәбеннән Актанышка килгән укучыларны укытучылар “үзем алам, үзем”, – дия-дия тарткалый торган булганнар. Боларның барысына өстәп, Фәридә Гата кызына район башлангыч сыйныф укытучыларына яңа программаларны укытуны да ышанып тапшыралар. Кышкы каникулда үзе өйрәнеп кайтса, җәйге ялда өйрәнгәннәрен башка укытучыларга аңлата.
КПСС обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының мактау грамотасы, СССР Югары Советы Президиумының “1941–45 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медале,
ТАССР профсоюзлар өлкә Советы һәм мәгариф министрлыгы коллегиясенең “1973 елда социалистик ярышта җиңүче” медале, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре, күпсанлы мактау кәгазьләре, грамоталар, һәм ниһаять, “Хезмәт ветераны” исеме һәм медале, эшчәнлеге сугыш ветераныныкына тиңләштерелү турындагы таныклык – болар һәммәсе Фәридә Гата кызының тырыш фидакарь хезмәтен бәяләп, хөрмәтләп бирелгән дәүләт бүләкләре.
Җирлектә иң әхлаклы гаилә
Бөек Ватан сугышында утлы юллар кичкән, II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган, батыр һәм бик булдыклы Актанышбаш егете, оста гармунчы Мәхиян Хәким улы эш сөючән, кыю кыз Фәридәне 1950 елда төп йортка килен итеп төшерә. Бик тиздән – йортка икенче килен төшкәч, алар башка чыга – туганнары Фатыйма апа һәм Ахун җизнәләре яшьләрне үз яннарына сыендыра. Мәхәббәт җимешләре Илүзә, Хавил, Хәлил шушы өйдә тәүге аваз сала.
– Сәке астында бәтиләр, өстендә – без, янда балалар, ике гаилә шулай 5х5 итеп салынган кечкенә генә өйдә сыешып, бик тату яшәдек. Апа белән җизнинең балалары юк иде, шуңа минекеләрне кулыма да тигезмәделәр, – дип искә ала Фәридә апа. Сигез елдан исә яшь гаилә яңа йорт җиткереп керә. Яңа нигездә төпчек уллары – Илдус дөньяга килә. Матур гаиләне “Җирлектә иң әхлаклы гаилә” дип танып, грамота да тапшыралар әле. Мәхиян абый инде 14 ел элек бакыйлыкка күчкән, Фәридә апа исә һаман да шушы йортта, улы Хәлил белән килене Илгизә тәрбиясендә гомер кичерә.
Бәхетле картлык
– Мин әнидән 4 кенә ел аерылып тордым: 2 ел – армиядә, 2 ел – шушы өйне салу өчен урман кискәндә. 56 ел бергә яшәдек әни белән, тагын шулай яшәргә язсын, – ди 31 июльдә үзе дә 60 яшен каршылаучы Хәлил абый. Әнисе белән улының зур түгәрәк юбилейлары арасында берничә көн генә аерма. – Тик, ничә яшьтә булсак та, әнигә әле без һаман бала-чага. Ишегалдында, хуҗалыкта озаграк маташсам да, кая микән, дип, хәзер эзләп чыга!
Гомер буе җаваплы урында эшләгән, җаваплы вазифалар башкарган Фәридә апа, чынлап та, гаилә дилбегәсен әле дә нык тота. Кызлары Илүзә яшьли фаҗигале төстә дөнья куйган, ә менә уллары өчесе дә төп йортка якын гына яши, көн саен килеп хәл белешә, өч килене дә – үзе хәреф танырга өйрәткән элекке укучылары. Җомга саен кичен барысы төп йортка җыела, бөтен сүз шунда уртага салып сөйләнә, һәр мәшәкать бергә хәл ителә: “Әбекәем булачак иремне дә иң элек үзе инәсеннән-җебенә кадәр тикшерде, аннан гына хәер-фатихасын бирде“, – дип көлеп исенә төшерә оныгы Илүзә.
Лаеклы ялга чыккач, нәкъ шушы тәүге оныгы юаныч була Фәридә апага. Бар көченә чабып барган атны кинәт туктатсаң, тора алмаслык егыла, диләр бит. Гомер буе эшне бар нәрсәдән өстен күреп яшәгән Фәридә апага да ялга чыгу җиңел булмый, ә шушы бәләкәй генә мәхәббәт төенчеге аның бөтен вакытын, игътибарын яулап алып, бар күңелсезлекләрне оныттыра. Илүзәдән соң тагын алты онык тәрбияләшә әле әбекәйләре, бүген инде өч оныкчыгы үсеп килә.
– Әни балаларны үстерергә булышты, һәрчак үрнәк булды, тәртип яратты, төпле киңәшләрен бирде, – ди 36 ел иңгә-иң куеп гомер кичергән килене Илгизә апа. – Әнкәйне саулык ташламасын, тагын да бергә-бергә сөенеп яшәргә язсын.
– Әнинең менә шулай тәрбияле яшәвендә, нигезебезнең яктысы, яме булуда шушы төп йорттагы Хәлил абый белән Илгизә җиңгинең өлеше бик зур, аларга рәхмәт! – дип сүзгә кушыла Илдус абый. – Әниебезнең сәламәт булып, бәхетле картлык кичерүенә шатланабыз. Әнинең куйган хезмәтләре бик зур. Без аның белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев