Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Качкын кызы Айзирәк Гәрәева: “Казандагы тормышыма Төркиянеке өстәлде генә “

Айзирәк Гәрәева – Качкын авылы кызы. КДУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлап, “Шәһри Казан”, “Интертат.ру” электрон газетасында эшләгән, “Пар алма” шәхси газетасына мөхәррирлек иткән, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеген җитәкләгән. 2002 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

 “Тешле кояш” хикәяләр китабы авторы. Кияүгә чыгып, Төркиягә китүенә тиздән бер ел була. Үзебезнең төрки халык булса да, чит мәмләкәт, милләт, чит тел, башка менталитет һәм безгә ят тормыш шартлары... Белемле, зәвыклы, иҗади татар кызын Төркия ничек кабул иткән? Айзирәк үзе яңа тормышын үз итә алганмы? Әңгәмәбез шул хакта.

– Айзирәк, Төркия сезнең күптәнге хыялыгыз идеме, әллә инде анда китү  
очраклык булдымы? 
– Беләсезме, 24 ел элек мин, мәктәп укучысы, яраткан журналым “Ялкын”ның 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйге сорауларына болай дип язганмын: “Хәзерге вакытта безнең республика Төркия белән дуслыгын ныгыта. Бик күп укучылар Төркиягә укырга бара. “Ялкын” журналы менә шушы укучылар, Төркиядәге уку йортлары белән таныштырып барсын иде. Төрек телен өйрәтү дәресләре дәвам итәр дип уйлыйм…” Кызык бит! Бүген Төркиядә яшәвемне искә алганда, бу җөмләләр, 
дөньяда берни дә очраклы түгел, дигән фәлсәфи фикерне ныгыта гына.

– Төркия белән танышлык журналист эшчәнлегегез белән бәйләнгән дип беләм, шулай булгач, кечкенәдән  үк иҗатка тартылу да монда үз өлешен керткәндер?
– Әнием – хезмәт ветераны Вәсилә Талипова “Актаныш таңнары” газетасының өлкән хәбәрчесе булды, нәкъ менә аның йогынтысында “Сабантуй”га әкиятләр, кечкенә-кечкенә язмалар җибәрә, “Ялкын”га яза идем. Бервакыт, инде университетны тәмамлап, редакциядә эшләп йөргән чагымда бер мөхәррир, мәкаләмне укып чыккач: “Син журфак тәмамлагансың, аңлашыла.  Әмма, барыбер, сине кем болай язарга өйрәтте?” – дип сораган иде. Мин: “Әни”, – дидем. Шуннан ул, аңлашылды, дигәндәй баш селкеп куйды. Үзем белем алган журналистика факультетының гыйлемле мөгаллимнәрен сагынып искә алам, шулай да, язучылыкка кертүче һәм “газетта эшләүче” булу теләген уятучы кеше – әни.

– Укып бетергәч, бар кеше дә үз һөнәре буенча эшкә урнаша алмый әле. Ә сез эшен дә тапкансыз, хезмәтегездә дә хөрмәтләнгәнсез. Төркиягә нинди җилләр алып китте соң?
– Моны язмыш дип әйтергәдер инде, һич кенә дә Истанбулда туып-үскән татарга кияүгә чыгып, чит илгә китеп, яңа тормыш башлармын димәгән идем. Ирем – инженер, компьютер белгече, җәмәгать эшлеклесе. Язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый бакыйлыкка күчкәч, Истанбулда Идел-Урал җәмгыяте төзелә. Ирем шул оешма җитәкчеләреннән, аның әтисе дә заманында әлеге үзәкне җитәкләгән. Җәмәгать эшлеклесе буларак, ирем татарлар өчен күп эшли, аның ярдәме белән Төркия татарлары тормышына җиңел кереп киттем. 

XIX гасыр ахырында Төркиягә күченгән татар мөһаҗирләре тарихи Истанбулда калырга теләмәгәннәр. Чөнки һава дымлы, алар диңгез ерак булган корырак, безнең якларга охшаш климатлы җирләрне сайлаганнар – Әнкара, Искешәһәр кебек калаларга урнашканнар, авыллар корганнар. 1970 елларда Төркиядә барлыгы сигез татар авылы исәпләнгән, хәзер алтау калган. Менә шул татар авылларына баргач, гаҗәпкә калдым: безнең татар апа-абыйлары төсле рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, тегесен-монысын сүгеп тә алалар, мактап та куялар. Каенанам, яңа туганнарым да татарча әйбәт аралаша, шуңа күрә тел ягыннан зур кыенлык күрмәдем. Әле авылда берсе әйтеп куйды: “Гөлнараның (Башкортстаннан бер килен) килгәненә 16 ел инде, әле һаман төрекчәсе юк”, – дип. Чыннан да, авылда төрекчә белмәсәң, проблема юк кебек. Ә инде шәһәр җирендә яшәсәң, төрекчә белү мөһим. 

Төрекләр үзләре күп телле. Бәлки моңа Европа илләрендә эшләүләре йогынты ясагандыр. Инглиз, француз, рус, гарәп һәм башка телләрне бала чактан бик тырышып өйрәнүләре сизелә. 


– Күптән түгел зурлап Рамазан аен уздырдык. Ислам динле Төркиядә аны ничек каршылыйлар? 
– Анда Рамазан ае икәнен һәр тараф искәртеп тора кебек. Сәхәргә берәр сәгать кала барабан кагып уяталар. Барабан кагучылар урамнар буйлап уза, тавышлары бик каты. Көндез Рамазан белән котлап йөриләр, кешеләр чыгып, хәер бирәләр. Сәхәр вакытында барлык телевидение каналлары аша туры эфирда хәзрәтләр вәгазь укый, сорауларга җавап бирә. Әйтик, Истанбул мәчетләре каршына сәхнә коралар, халык җыела һәм моны туры эфирда күрсәтәләр. Бу тапшырулар бик матур эшләнгән, җанлы. Ифтар вакытында да шундый тапшырулар күп. 

– Гаилә тормышың турында да сораштырасы килә, Айзирәк. Яңа гаиләңдә ничек кабул иттеләр?
– Әни (каенанам) сигезенче дистәсен ваклап килә, иртә тол калып, дүрт баланы аякка бастырган көчле татар хатыны. Бик дини, намазларын калдырмый. Аш-суга бик оста, татарныкы, төрекнеке дисеңме, бик тәмле пешерә. Килгәч тә “әни” дип дәштем, бергәләп кош теле, бәлеш пешердек. Без кунакка килгәндә, татар ашы дип, кайчак итле-бәрәңгеле аш пешереп куя.

Төрекләр элек бер гаилә булып 2-3 катлы йортларда яшәгәннәр. Бер катта әби-бабай, икенче катта баласының гаиләсе, өченчесендә – башкасы дигәндәй. Хәзер дә шулай яшәүчеләр шактый. Берничә катлы өйләре булганнар буш бүлмәләрен арендага бирә, шул акчага яшиләр. Без инде аерым оя кордык. 

– Үз әниегез чит ил кешесенә чыгуга каршы килмәдеме соң?
– Бар әниләр кебек, киявең яхшы кеше булсын, дип теләде. “Күрше авылга кияүгә чыгып та, бәхетсез яшәгәннәр күп. Бәхет еракка-
якынга карамый. Әйбәт яшәсәгез, миңа шул җитә”, – диде.

– Төрек хатын-кызлары безнекеннән нык аерыламы? 
– Ирләр анда рус, украин хатыннарына күпләп өйләнә, чөнки төрек хатын-кызлары бик тә акча, алтын, кием ярата. Төркиядә өйдә генә торучы хатын-кызларга “өй ханымы” диләр, менә шундый “профессия” бар. Гаиләләр монда ныклы, бу, иң беренче чиратта, төрек ирләренең эчмәүләреннән, гаиләдә дини йолаларны сакларга тырышуларыннан, өлкәннәрнең бик мәртәбәле булуыннан киләдер. Шулай да, бездәге кебек үк, аерылышучылар да бар. 

– Төркиягә килеп урнашкач, андагы тормышта 
сокландырган, аптыраткан, уйландырган күренешләр булгандыр, шулар хакында бераз сөйлә әле. 
– Күптән түгел “Мәдәни җомга” газетасында язучы Вахит Имамовның Төркиягә сәяхәте турында мәкалә чыкты (18 май, 2018, 19нчы сан, авт.). Ул Россия һәм Төркия тормышындагы аермалык һәм охшашлыкларны бик шәп чагыштырган. Төркия белән танышканда беренче хисләрем аныкы белән аваздаш булды. Монда мәдәният һәм туризм  иң алгы планга куела. Иң гаҗәпләндергәне: бик борынгы корылмаларның, атамаларның сакланып калуы. Ярым җимерек хәлдә, шуларны карап-саклап тоталар. Ничек боларда берничә мең ел элеккеге тарих сакланган, ә бездә 500 еллык корылмалар да юктыр?! Табигать шартлары булышкандыр, каты суыклар юк бит, дисәң, Төркиядә җир тетрәүләр, көчле җилләр булып тора... 

Төрекләрнең күп өлеше европалашкан. Шәхси бизнес эшләрен алып баралар, араларында чит ил халыкларын, шул исәптән, татарларны өйрәнә торган фән белгечләре шактый. Икенче яктан, телевизорны ачсаң, төрле көнкүреш җинаятьләре хакында сөйләп торалар. Халык бик тырыш, 
чиста, тәртипле. Гаиләләре белән шәһәр паркларында ял итәргә, кәеф-сафа корып утырырга яраталар. Авылларда мәктәп-кибетләр ябыла, шул ук вакытта, мәш килеп авылга кайтып өй салырга йөрүчеләр бар. 

Ял итәргә килүчеләргә төрекләрнең игътибарлы-
итагатьле булуы тиз күзгә чалына. Кайсы оешмага барма, халыкка хезмәт күрсәтү вазифасын башкаручылар шундый. Кунакханәдәме, хастаханәдәме, кибеттәме... Алар тел кызганмыйлар, аңлаталар, сорауларыңа җавап бирәләр. “Ярдәмче булыйммы?” дип, үзләре үк хәлеңә керәләр. “Юк” сүзен дә шулай килешле итеп әйтерләр, рәхмәт укып китәрсең. 

Бездә дә халык бик миһербанлы. Актанышлылар хакында йөз дә бер мисал китерә алам. Мәсәлән, мин бала вакытта авыргач, 13 кеше кан биргән, 13 нчесе миңа операция ясаган хирург Котдус абый Ситдыйков булган. Еллар узгач та, кан биргән шул төрле авыл кешеләре хәлләремне белешеп тордылар әле. Әмма, барыбер, хәзер Төркия кешеләрен күзәткәч, шундый фикергә килдем: Россиядә яхшылыкны күрсәтеп башкарырга, барган җирләреннән туктап, берәр кечкенә игелек кылып китәргә читенсенәләр, уңайсызланалар кебек. Бу – иркенлек җитмәүдән, басым астында яшәүдән, ахры. Кем ни әйтер, дөрес булырмы, юкмы... Монда менталитет башкачарак: уйлары, ниятләре иреклерәк, гамәлләре – үзләре хәл иткәнчә.

– Төркиядә яшәүче татар кызлары белән таныштыгызмы, аралашасызмы? 
– Истанбул, Искешәһәр, Әнкара, Анталья шәһәрләрендә яшәүче татар кызлары бик күп.  Араларында 90 нчы елларда ук килеп укыган, кияүгә чыкканнар да, яңа киленнәр дә бар. Күбесенең ирләре я кайчандыр Россиядә эшләгән төрек, я Төркиядә туып-үскән татар. Аралашабыз, ул-бу кирәк икән, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Монда килгәч, танышларым, дусларым артты гына. Татар кызлары сынатмый, күбесе – югары уку йортлары мөгаллимнәре.

– Читтән килгәннәргә Төркиядә эш табу авыр түгелме соң? Студентлар, эш эзләүчеләргә нинди шарт-таләпләр куела? 
– Төркиягә килгән кеше өч айдан артык биредә кала алмый. Берничә елга яшәп тору рөхсәте алмаса, аны кире үз иленә кайтарып җибәрәләр. Рәсми рәвештә гаилә корганнарга, укырга, эшкә керүчеләргә, ничә елга теләүләренә карап, шул вакытка тору рөхсәте бирелә, һәр ел өчен түләү бар. Хастаханәләр, дәүләт стипендиясенә укулар түләүсез була. Өч елдан соң гражданлык сорарга мөмкин. Белүемчә, студентларның стипендияләре бездәгегә караганда күпкә яхшы, яшәү, ашау урыннары бушка. Елга бер мәртәбә туган җирләренә кайтып килү өчен самолет билеты бәясе түләнә. Әмма дәүләт стипендиясенә уку өчен билгеле бер яшь чикләре бар. Мин яшьләргә Төркия университетларында уку мөмкинлеге белән кызыксынып, интернет аша тәртипләрен өйрәнеп торырга киңәш итәр идем. Түләүсез укырга керү өчен яшьләргә шушы сайт https://www.turkiyeburslari.gov.tr/ белән танышу әйбәт булыр. Ә инде эшкә килергә теләүчеләр үзбашына чыгып китәргә ашыкмасыннар. Интернет аша башта мондагы татарлар белән танышырга кирәктер – килгәч, яшәп тору урынын кайгырту өчен булса да. Икенчедән, нинди максат белән киләсең? Әйтик, Россиядән туристлар күп булганга, кунакханә, кибетләргә рус телле хезмәткәрләр эзлиләр. Җәйге чорда аниматор, сатучы булып акча эшләргә килүчеләр шактый. Шулай ук, медиклар эш җиңел табар – бу да  туристлар һәм тел белү белән бәйле. 

– Үзегез эшкә урнаштыгызмы?
– Журналистлык эшчәнлегемне дәвам итәм. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына, “Идел”, “Безнең мирас” журналларына, “Реальное время” сайтына мондагы татарлар һәм алар уздырган чаралар хакында даими язып торам. Әле февраль аенда районга махсус кайтып килдем. Якташыбыз, Илчебай кызы Мөнҗия Еркимбаева (Закирова) турында язу өчен. (А.Гәрәеваның “Илчебай кызы Кыргызстан милли опера сәнгатенә нигез салган“ дигән мәкаләсе “Актаныш таңнары“ газетасының 9 февралендә, 10 нчы санында дөнья күрде, авт.) Аның кызы – танылган балерина Айсылу Токомбаева белән аерым очраштым. Ул миңа һаман әйтә: 
“Әниемнең рухы табыштыргандыр безне”, – ди. Гомеренең күп өлешен Кыргызстанда яшәгән якташыбыз хакында Төркия башкаласы Әнкарада ишетү бераз гаҗәп хәл инде... “Мөнҗия” исемле хикәямнең башы “Идел”нең март санында басылып чыкты. Мөнҗия Еркимбаева (Закирова) турында китап быел – аның йөзьеллыгына дөнья күрсә, исемен туган җиренә кайтару булыр иде. Миңа калса, аны Кыргызстанда гына түгел, бездә дә белергә тиешләр. Чөнки ул татарлыгына тугрылык саклап яшәгән, Кыргызстанга килгән татарларга хәер-фатихалы булган шәхес. Һәм беркайчан да Илчебай мулласы кызы булуыннан баш тартмаган.

– Туган як сагындырамы, Айзирәк? Кайчан да булса кире Татарстанга күченеп кайту турында уйлар килгәне бармы?
– Минем Татарстаннан чынлап торып аерылганым да юк бит әле. Казандагы тормышыма Төркиянеке өстәлде генә. Бүген авылда әни һәм абыйларым яши, апа – Казанда. Абыем Рамил Гәрәевне җирлектә һәм күрше-тирә районнарда тимер капка-коймалар ясучы оста буларак яхшы беләләр. Ватсап аша алар белән, Казандагы хезмәттәшләрем, дусларым белән  көн саен диярлек сөйләшеп торабыз. Мөгаен, шуңа күрә сагыну хисе ул кадәр көчле түгелдер. 

Төркиядә Татарстан вәкиллеге бар, алар монда яшәүче татарларга булышлык күрсәтәләр, төрле чаралар оештыралар. Узган ел илчелек белән бергә мәгариф министрлыгы вәкилләрен Истанбулдагы Тукай һәйкәле янында каршыладык. Шунда якташыбыз, ул вакытта министр булган Энгель Фәттахов белән очраштык. Кайда булуга карамастан, мәртәбәле актанышлыларны күрү сөендерә, горурландыра. Алга таба да, шулай элемтәләрне югалтмый, Татарстан һәм Төркия татарлары тормышыннан хәбәрдар булып яшәргә язсын.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: