Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Мөгаллимәнең гомер бәйрәме

Гап-гади кеше тирә-юньдәгеләрнең тормышын матурларга сәләтле. 1969 елның 8 гыйнварында нәкъ тә менә шундый матурлык, нур өләшүчеләрнең берсе булып, бу дөньяны ямьләндереп, Чирү авылында җир йөзенә Рҗүдә Данил кызы Әхмәтова аваз сала.

Кечкенә чактан ук математика белән кызыксынган кыз, 1986 елны Әтәс урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 


Рҗүдә Данил кызы хезмәт юлын 1991 елда Такталачык урта мәктәбендә башлап җибәрә. Бик көчле коллектив яшь укытучыны үз канаты астына ала. Әлеге мәктәптә 2 ел эшләгәннән соң, Рҗүдә Данил кызы тормышка чыгып, гомер юлын Актанышта дәвам итә.


1995 елдан бүгенге көнгәчә Актанышның 1 нче урта мәктәбендә, яратып, математика укытучысы эшен башкара.


Укыткан укучыларының күбесенең һөнәрләрен математика юнәлеше буенча сайлавы, әлбәттә, Рҗүдә Данил кызының осталыгы, балалар күңеленә якын килүе, кызыксыну уята алуы турында сөйли.


Һәрбер кеше сәләтле. Ләкин ул сәләтне ачар өчен бик күп эш башкарырга кирәк. Рҗүдә Данил кызының әлеге юнәлеш буенча нәтиҗәләре зурдан: укучылары математика фәне буенча уздырылган олимпиадаларда район гына түгел, ә республика этабы җиңүчеләре.Балаларның сәләтләрен күреп, шул сәләтне үстерергә ярдәм итүе, балага үсү мөмкинлекләрен, уңышка ирешү юлларын күрсәтүе дә мактауга лаек.


Укытучы исемен горур күтәреп йөрүчеләрнең берсе ул Рҗүдә Данил кызы. Математиканы, үз эшен чын ярату белән яратканга хезмәт юлы зурдан-зур уңышларга үрелеп бара аның. Бик төгәл, һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше ул. 


Тормыш иптәше Илшат белән, бер-берсенә терәк булып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызларына дөрес юнәлеш биреп, үз юлларын табарга булышалар. Олы кызлары Алсу Казан төзелеш институтының архитектура бүлегендә белем алып, бүгенге көндә архитектор-дизайнер булып эшли. Тормыш иптәше белән Мәскәү өлкәсендә яши. Кече кызлары Йолдыз Уфа медицина университетында 5 нче курста белем ала.


Рҗүдә Данил кызы 8 гыйнварда үзенең матур бәйрәмен 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәттәшебез, сезгә һәр туган таң шатлык-сөенечләр алып килүен, һәр башлаган эшегез уңышлы булуын телибез. Сау-сәламәт булып, балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның терәген тоеп яшәргә язсын. Сезгә җан тынычлыгы, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев