Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Милли йорт капкасы хуҗасын ниләр борчый?

Актаныш районының Качкын авылына тукталуыбызның ике сәбәбе бар. Аның берсе танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдиновның туган авылын күрү булса, икенчесе – шушы авылның иң милли йорт капкасы хуҗасы Рамил Гәрәев белән танышу.

“Иң милли йорт капкасы” – Актаныш районының “Олы җыен” фестивале кысасында үткәрелгән бәйге номина­ция­се ул. Анда Усы авыл җир­легеннән Рамил Гәрәев­ләр капкасы җиңүенә гаҗәп­ләнерлек түгел анысы. Тик­мәгә генә район башлыгы Энгель Фәттахов, эш­мәкәр­нең ихатасына килеп, эшлә­ре белән танышмаган, нинди ярдәм кирәк, дип белеш­мәгән бит инде. Кулыннан эш килгән кеше­ләрне хөр­мәт итә беләләр биредә.

Рамил тимердән сәнгать әсәре дәрәҗәсендәге капкалар ясый. Эше киңәя башлагач, апасы да ярдәм итәр­гә алына. “3-4 көнгә бер капка ясыйбыз. Бәясе 40 мең сумнан башлана”, – ди эшмәкәр. Үз эшенең тәмен, ямен бел­гән кешеләр белән очрашкач, үзеннән-үзе, бу сәләт кайдан килә, дип кы­зык­сынасың. Рамил исә тимер эшен бабасыннан килә дип саный. Мәктәптә бик үк яхшы укымаса да, рәсемне әйбәт ясавын өстәп куя. Эше тау кадәр булса да, сүзгә бик саран үзе. Шунысы кызык: үзенең өч баласы да рәсем ясарга оста. Кызы Рамилә быел Актаныш сә­ләтле балалар гимназия­се­нең 6 нчы сыйныфын тә­мамлаган. Казанда татар теле олимпиадасында призер булган.

Бу ихатада күзгә ташланган тагын бер күренеш – аның чәчәкләргә күмелеп утыруы. Җимеш агачлары­ның да нинди генә төрләрен үстермиләр. “Бу мәхәббәт кайдан?” – дигәч, радиога ымлады хуҗа. Баксаң, һәр як­шәм­бе авылдашлары Фар­­сель Зыятдиновның бакчачы ки­ңәшләрен тың­лыйлар икән. Фарсель абый да бу эшчән гаиләне белә булып чыкты. Без галимнән авыл­ның килеп чыгышы турында белештек.

– Патша Россиясе вакытында авылның бер өлеше – башкорт очы, икенче өлеше – татарлар, өчен­чесе катнашларныкы дип бү­ленгән булган. Өченче өлеш­нең төгәл атамасы да бар иде, анысы хәтердә калмаган. Хәтта шушы өлеш­ләрнең чик­ләре дә булган. Миңа бу турыда бабай сөйләгән иде. Кайсы йортлар кергәнне дә әйт­кән иде. Югары очта, зират янында, мәсәлән, тип­тәр­ләр яшәгән. Күрә­сең, кү­чеп утырган булганнардыр. Илеш, Бакалы районнары күршедә генә бит. Халкы нигездә игенчелек, терлекчелек белән шө­гыль­­ләнә. Авыл­ның атамасына кил­гәндә, борынгы язмалардан кү­ренгәнчә, Ба­җана елгасы­ның теге ягындагы тау бит­ләрендә үскән урманга бер­ничә кеше килеп, агач кисеп, урын әзер­ләп йорт салган. Боларны күр­гән ке­ше­ләр, качып килүче­ләр төп­ләнә, дип сөйләгән­нәр. Шушы сүз тора-бара авылның атамасына әй­ләнгән. Бик матур урында урнашкан Качкын, халкы тырыш, тату. “Качкынга” дигән шигы­рем­дә туган авыл­га карата бө­тен хис­ләрем чагыла. Авылга элек еш кайта идем, хәзер си­рәгәйде шул… – ди галим.

Авылны ярату, аны яшә­тергә омтылу Рамил Гә­рәевтә дә бар. “Глава” янә нинди ярдәм кирәк, дисә, нәрсә сорар идегез?” – дип сорадым озатырга чыккан хуҗадан. Оста җавабында һич кенә дә үзен кайгыртмады, авыл­ның чүп үлән­нәр басып киткән буш урын­нары өчен борчылуын сиздерде. “Бик матур урыннар бар Качкында. Шуларны чистартып, халыкка ял итәр өчен парк­лар ясар идем”, – дип җавап бирде.

Автор: Гөлинә Гыймадова

чыганак: https://vatantat.ru/2019/07/milli-jort-kapkasy-hu%D2%97asyn-nil%D3%99r-borchyj/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: