Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Райондашыбыз Мәдәния Закирова гомеренең 90нчы баскычына күтәрелде (+ФОТОЛАР)

5 май көнне Адай авылында гомер кичерүче мөхтәрәм зат - Закирова Мәдәния Фәхрази кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Бөтен гомере хезмәттә үткән юбилярны   4 май көнне  балалары, онык-оныкчыклары белән беррәттән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрик итте. Гомеренең 90нчы баскычына күтәрелгән олуг затка  хакимият бүләкләре белән бергә Россия президенты В.В. Путинның котлау открыткасы тапшырылды. 

Мәдәния Фәхрази кызының гомер юлы җиңелләрдән булмый. Тормыш иптәше белән нибары җиде ел парлы тормыш кичерә ул. Өч бала белән ялгыз калган райондашыбыз бирешми – нарасыйларын укытып, аларны олы тормыш юлына чыгара, йорт җиткереп керә. Адайда гына түгел, курше-тирәләрдә дә Мәдәния апаны туры сүзлелеге, гаделлеге өчен хөрмәт итәләр. Оста чәкчәкче дигән исеме дә бар мөхтәрәм юбилярның. 

90 яшь тулган  көнен Мәдәния Фәхрази кызы балаларының, кияү-киленнәренең, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә каршы алды. Барлык  якыннарын бергә туплаган мул өстәл артында җылы аралашу, матур теләкләр, чәчәк гөлләмәләре һәм бетмәс-төкәнмәс ярату  –  газиз ана өчен иң зур бүләк шушыдыр, мөгаен! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев