Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Син - өебезнең нуры, тормышыбыз күрке

Гаилә – тормыш нигезе, әти-әни – аның тоткасы, ә балалар – көзгесе. Кеше гомеренең иң матур сәхифәләре, җуелмас тирән эз калдырган истәлекле мизгелләре туган җире, яшәгән нигезе белән бәйле.

Сине ярты сүздән, күз карашыннан аңлаучы, тыйнак, бар эшкә дә тәвәккәл, гади, сабыр табигатьле әниебез Розалия Хәниф кызы Мансурова 1953 елның 12 июнендә  Иске Сәфәр авылында туып-үсеп, Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Меңнәр сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. Булачак тормыш иптәше, авылның уңган, үз эшенә зур хасиятлек белән караучы егете – әтиебез Җәүдәт белән танышып, дуслашып йөргәннән соң, 1974 елда гаилә корып яши башлыйлар. Бер-берсен яратышып өйләнешкән пар менә 44 ел инде тормыш арбасын бергә тарта. Гаиләне тулыландырып, ямьләндереп, бер ул, ике кызларын якты дөньяга бүләк итәләр. Әти-әниебез безгә шәхес булып формалашуга, белем алуга, матур итеп дөнья көтәргә барлык мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Эшкә җаваплылык белән карарга, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә, ярдәмчел булырга, төгәллеккә, таләпчәнлеккә үз шәхси үрнәкләрендә тормыш серләренә төшендерделәр. Өчебез дә югары уку йортында белем алып, олы тормышка аяк бастык. Һәрберебезнең йорты, эше, гаиләсе бар, ләкин иң ышанычлы сыеныр урыныбыз  төп йорт җылысы һәрчак безне үзенә  тартып тора, чөнки анда ярату, әхлак мәктәбе, күңелнең иң түрендәге кыйммәтләрнең чыганагы, күңел җылысы белән каршы алучы, тәмле бәлешен, тәбикмәкләрен пешереп көтеп торучы, үтә дә игътибарлы, хәзинәдә бары белән ихластан кунак итүче, юмарт җанлы хуҗабикә – кадерле әниебез бар. Оныклар мәшәкате белән яшәүдән дә һич авырсынмый, һәр ял көнендә алар көтелгән олы кунак.

Яз кебек ягымлы, кояш кебек җылы, гөрләвекләр кебек ашкынулы, чәчәкләр кебек нәфис, гүзәл әниебез эчкерсезлеге, ихласлылыгы, ягымлылыгы белән һәркемнең күңелен яулый. Максатчан, тәвәккәл, мөһим эшләргә тиз алынуы, эчке дөньясының гаять киңлеге белән сокландырып, балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары, күршеләре өчен ут янып яши. Мәрхүмә ике әбиебезне дә (әти һәм әнинең әниләре) кадер-хөрмәттә тәрбияләп, яшәүгә рухландырып тордылар, вафатларыннан соң дини йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәп, соңгы юлга озаттылар, хәер-догадан калдырмыйлар.

Иртә яздан кара көзгәчә өй тирәли искиткеч  гүзәл чәчәкләрнең ниндие генә үсми,  бары да үз фантазияләре, үз хезмәтләре, ә өй эчендәге гөлләр үзе бер бакча, тәрәзә төпләре шау чәчәктә, хәтта лимон өзеп ал!

Тормыш яши белгән кешегә кызыклы, мавыктыргыч бит ул. Әти белән әни йорт, ихатадагы төзү, ремонт эшләрен үзләре башкара, бер-берсе белән санлашып, аңлашып, киңәш-табыш итешеп матурлык тудырыла, рәхәт яшиләр. Әтине хөрмәт иткән әни дә, без дә бәхетле.

Бергә эшләгән хезмәттәшләре, укыткан укучылары белән бүгенге көнгәчә аралашып, кунакка йөрешеп, хөрмәтләрен, рәхмәтләрен тоеп яши.

Әни, бүген син бик бәхетле, киләчәгең тагын да бәхетле булсын. Бүгенге тормышың бик матур, киләчәге тагын да матур булсын. Син – өебезнең нуры, бәһасез зур байлыгыбыз, тиңдәшсез хәзинәбез, олы куанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Яшәү үрнәге булган кадерле газиз, сөйкемле, сөекле әниебез, сине бүгенге бәйрәмең – 65 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гомереңдә терәк, һәрвакыт кирәк булган әтиебез Җәүдәт белән балалар шатлыгы, оныклар куанычы тоеп, кадер-хөрмәттә, саулык-сәламәтлек белән, бәрәкәтле имин тормышта һаман да шулай балкып яшәргә Ходай насыйп итсен.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: