АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Татар Суыксуының сәламәтлек эталоны Годәер ага Шәемов
81 яшендә теттереп бии, яз-җәй-көзләрен велосипедта җилдерә, кышын чаңгыда җилләр белән узыша – шундый кешеләрне күп беләсезме?
Ай-һай, ул яшькә җиткәч, урыннан торып, ишегалдын бер урап керү дә бик җиңел түгелдер. Ә менә Татар Суыксуы авылыннан Годәер абый Шәемов картлыкка бирешергә уйламый да. Үз яшен бирә торган да түгел - хәрәкәтләре җитез-өлгер, күзләреннән дәрт ташып тора, егетләргә биргесез! Гомер буе, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәгән Годәер абый.
- Хәрәкәт итсәң, туктамасаң, начар гадәтләрең булмаса, яшәп була. Хәрәкәт кирәк. Тәмәкене авызыма алганым булмады, хәмерне яшь вакытта әзрәк кабыштыра идем, яшермим. Ә ашауда үземне чикләгән юк: карчык ни пешерсә - шуны ашыйм, - ди ул. - Көн дә сәгать 4тә торам. Эш бар бит әле, дигәнем юк, Карт авылы белән ике арада безнең асфальт юл, шуннан көн саен алты чакрым урап кайтам велосипедта. Кыш көне көн саен чаңгыда чыгам.
Концертларда, сәхнә бизәге булып, матрос биюен башкара Годәер абый. Мурманск каласында хәрби хезмәтен үтәгәндә Ленинград егете өйрәтә аңа бу биюне. Шуннан бирле визит карточкасы ул аның. 1962 елда шул “Яблочко” биюе белән Свердловскида Татарстан данын яклап, лауреат исеме алып кайта. Өлкән үзешчәннәр катнашында узучы республика "Балкыш" фестивалендә дә катнашып, 1912 елда урын яулый.
Хәләл җефете Кәнҗимә апа белән өч кыз үстергәннәр. Казан һәм Чаллыда төпләнгән кызларына бүген дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшиләр. Өй аллары – гөлбакча, матурлыктан күзләр камаша. Анысы да үзләре тудырган, үзләре булдырган матурлык. Һәр бирмеш көннән тәм, ямь табып, хәрәкәттән бәрәкәт алып, тагын озак еллар тигезлектә сөенеп яшәргә язсын сезгә, Годәер абый, Кәнҗимә апа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев