Актаныш

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Тормышка гашыйк зат

Чуракай авылы китапханәчесе Рима Минһаҗева исеме район халкына яхшы таныш. Ачык йөзле, тынгысыз, мөлаем ханым – район китапханәчеләре арасында иң активларның берсе.

Кызлар кебек йөгереп кенә йөрсә дә, шушы көннәрдә 55 яшьлек зур юбилеен каршы ала икән ул. Хәер, тормышка гашыйк затлар өчен яшьнең әһәмияте юктыр.  

Иске Сәфәр авылында 1964 елда Инсаф белән Рисала Газизҗановлар гаиләсендә беренче мәхәббәт җимеше дөньяга аваз сала. Әти-әнисе заманы өчен бик танылган исемне сайлый, Рима дип кушалар кызга. Мансаф һәм Рим исемле энекәшләренең апасы да, якын дусты да була ул. Хәзер дә туганнары тормышта нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аларга киңәшче, ярдәмчел апа булып кала белә Рима Инсаф кызы. 

– Кечкенәдән китап укырга яраттым, китап яраткач, һөнәремне дә китап белән бәйләдем. Иске Сәфәр авылы китапханәчесе Әминә апа Шабаева мин килүгә, яңа китапларны әзерләп кенә тора иде. Китапханә ерак дип тормадык, дәрестән соң серле, могҗизалы китап иленә йөгерә идек. Шигырь, пьеса, романнар – барысын да укый идем. Матур шигырьләрне махсус дәфтәргә күчереп яза идек, – дип искә ала балачагын Рима ханым.

1982 елда Сәфәр урта мәктәбен тәмамлагач, Казан сәнгать һәм мәдәният институтының китапханәләр факультетына укырга керә язмам герое.  Дүрт ел укып диплом алгач, югары белемле белгечне юллама буенча  Ижау шәһәренә эшкә билгелиләр. Ләкин туган якны сагыну хисе көчлерәк була, Рима юлламасын курсташ кызы белән алыштыра да Актанышка эшкә кайта. 1986 елдан Актаныш үзәк китапханәсендә, остазлары Рәзифә Нуретдинова, Раушания Ибраһимова канаты астында,  китап укучылар белән эшләүнең яңадан-яңа серләрен ача ул, институттагы теоретик белемнәре гамәли күнекмәләр белән көннән-көн ныгый. Инде эшемә өйрәнеп беттем дигәндә, район үзәгеннән иң ерак урнашкан Чуракай авылы белән киләчәге бәйләнә Риманың. 

Иске Җияш авылы егете Илдар Минһаҗев белән Казанда укыганда ук дуслашып йөриләр, икесе дә Актанышка эшкә кайткач, кавышырга, мәңгегә бергә булырга вәгъдәләшәләр. Илдар да яшь белгеч, аны “Авангард” хуҗалыгына инженер итеп чакыралар. 1987 елда өйләнешкәч, Рима апа да Чуракайга килә. Яшь гаиләгә тиз арада куыш табыла, Чуракайның Өчиле өлешеннән йорт бирәләр, аны төзәтеп, төзекләндереп бергә тормыш юлын башлый Минһаҗевлар. Икесе дә эшкә чумалар. Рима апа, ул вакытта ук без, мәдәният хезмәткәрләре, бер команда булып эшләдек, ди. Роберт, Альберт Нәбиевләр, Зилә Латыйпова белән авылдагы барлык чараларны оештыралар, фермаларга, басу-кырларга даими баралар, терлекчелек буенча газета чыгаралар, агитбригадага оешып, хуҗалык хезмәтчәннәренә концертлар куялар. Китапханәче авыл радиосыннан атна саен хуҗалык эшчәнлеге белән таныштыра, алдынгыларны котлап музыкаль сәламнәр тапшыра. Бар яңалыкларны, белдерүләрне дә радио аша әйтәләр, хәзер дә халык шушы радионы сагынып сөйли. 

Эш дия-дия, Чуракайда яши башлаганга 32 ел вакыт узып та киткән икән. Шул көннән башлап, Минһаҗевларның, Чуракайны, аның кешеләрен, табигатен яратып, үз итеп гомер иткән көннәре. Балаларның туган авылы буларак та кадерле ул Чуракай. Илназ, Риназ, Аяз  исемле өч ул үстерәләр. Аларның хәзер үз тормышлары. Әти-әниләр оныкларны сөеп куана. 

– Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның эшен бер дә җиңел дип булмый. Гадәттә, клуб кичләрен, кеше эштән кайткач үз эшен башлый. Балалар күпчелек әтиләре белән кала иделәр, бәйрәм көннәрендә дә өйдә торырга туры килмәде. Кул астында кешеләр юк. Массакүләм чаралар оештырганда кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә туры килде. Бергәләп бар кыенлыкларны җиңдек, – ди Рима апа.

Чуракай мәдәният йорты директоры Зилә Латыйпова:
– Рима Инсаф кызы белән 1988 елдан бирле кулга-кул тотынып хезмәт куям. Коллективыбыз бик тату, аның шулай булуында Риманың өлеше зур. Акыллы, сабыр ханым ул. 1976 елда төзелгән мәдәният йортына 2012 елда  капиталь төзекләндерү үткәрелде, шуннан соң күңел аеруча күтәрелеп китте. Җылы, якты, иркен бинада эшлибез. Спектакль куярга пьеса кирәк, дип, китапханәгә керәбез. Бергәләп эзлибез, сайлыйбыз. Клуб эше белән китапханәнең аерылганы юк бездә.

Лира Нигъмәтуллина, мәдәни  оештыручы: 
– Олыгаеп барсак та, яшьлек дәртен югалтмыйбыз әле. Элегрәк тә һәрнәрсәдән ямь табып эшләдек. Бервакыт маймыл елын каршыларга әзерләнәбез. Атлар җигелде, чанага Кыш бабай, Кар кызын утырттык. Рима белән мин маймыл булып киендек тә тамаша буласы клуб алдындагы мәйданга чыктык. Кешеләр җыелганчы, баскычтан, үсеп утыра торган чыршы агачы өстенә менеп киттек. Аннан баскычны алып куйдылар. Кычкыра-кычкыра утырабыз шулай. Безне күргәч, авыл халкы егыла-егыла көлде. Экспериментлар ясаудан куркып тормадык, кызык булсын, халыкның кәефе күтәрелсен дип эшләдек. Римага изге теләкләремне телим. 55 яше тулгач та, эшен дәвам итсен әле, балалар бәхетен күреп, ире Илдар белән озын гомер кичерсеннәр.

Вәсилә Тимерова, лаеклы ялдагы тарих укытучысы: 
– Лаеклы ялга чыккач, буш вакыт күбәйде. Китапханәчебез Рима Минһаҗева безгә күңелсезләнергә җай бирми. Атна саен нинди дә булса чара үткәреп кенә тора. Китапханәгә җыелып, өлкәннәр үзара аралашып, яңа чыккан китаплар белән танышып кайтабыз. Икенче килүдә укыган китаплар турында сөйләшәбез.  “Асыл зат” түгәрәгенең һәрберсе безгә алга таба яшәргә дәрт-дәрман бирә. Тәмле ризыклар пешереп алып килеп, чәй өстәле янында да гәпләшеп утырабыз. Балалар белән дә уңышлы эшли Рима. Мәчеткә йөрүче балалар янына бара, алар белән әңгәмәләр үткәрә. 

Әйе, авыл кешесе китапханәгә эзне суытмый. Аеруча лаеклы ялга чыккан өлкәннәр китап белән дус. 

– Бүген китап укымыйлар, дигән сүз белән килешмим. Апаларга китап җиткереп булмый. Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова кебек хатын-кыз язучыларның китаплары кулдан-кулга йөри. Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуриевны яраталар. Рус һәм чит ил әдәбиятын укучылар да бар. Шунысы кызганыч, яшьләр китапханәгә сирәк килә, – ди Рима Инсаф кызы борчылып.

Китапханәдәге эшчәнлек белән генә чикләнми Рима Минһаҗева. Авылдагы җәмәгать эшчәнлегендә дә актив ул. 2011 елда “РИТЭК” нефть компаниясе үткәргән грант конкурсында “Безнең тамырлар – безнең көч” проекты белән катнаша. 2012 елда төзекләндерелгәннән соң ачылган мәдәни үзәккә, әйтерсең, 196 мең сум грант акчалары бүләк була. Бу хакта газетабызның үткән санында ул чорда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Тимергази Хәсәнов җентекләп язып чыккан иде. Тагын берничә грант бәйгесендә күләмле проект эшләре белән катнашып, Рима Инсаф кызы җиңү яулый, откан акчалар авыл урамнарын төзекләндерүгә, һәйкәлләр төзегәндә файдаланыла. Җитәкченең рәхмәт хисләре белән сугарылган иде ул хат. 

Бүгенге авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров та Рима Минһаҗеваның эшчәнлегенә югары бәядә. 
– Һөнәрем буенча укытучы булсам да, озак вакыт мәктәптән аерылып торырга туры килде. Ә соңыннан, мәктәпкә килгәч, Рима апаның тормыш иптәше Илдар Габидин улы белән эшләдем. Һәрчак аның ярдәмен тоеп тордым. Менә хәзер авыл җирлеге башлыгы булгач, Рима апа кебек хезмәткәрләргә таянам. Миңа, яшь кадр буларак, алар киңәшче дә, ярдәмче дә. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тату эшләргә язсын, – дип, теләкләрен юллады Рафаэль Хәйдәров.  

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз. Бәйрәмегез белән, Рима Инсаф кызы! Чуракайлыларга, райондашларга мәдәният хезмәте күрсәтүдә алга таба да уңышлы хезмәт куярга язсын. Моның өчен сезгә ныклы саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бөтенлеге һәм тирә-юньдәгеләрнең һәрчак аңлашулы мөнәсәбәтен телибез.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: