Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Тормышыбыз күрке син

Моннан 80 ел элек Куян авылында безнең кадерле әниебез Кифая Хәбетдин кызы Гаязова дөньяга аваз салган.

Син, әниебез, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы бер егетне – безнең әтиебезне үзеңә яр иткәнсең. Моннан 56 ел элек Мерәс авылына килен булып төшкәнсең. Әтиебез белән әбекәй-бабыкайга, авыруы аркасында тормышка чыга алмаган, әтиебезнең иң олы апасы – Сәгыйдә апабызга терәк булып, зур, ныклы, авылда үрнәк гаилә коргансыз. Сез аларның һәрберсен тәрбияләп, хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озаттыгыз, һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, үзегездә булган барлык матур сыйфатларны безгә – 5 балагызга биргәнсез. Әниебез! Син – безнең өчен сабырлык үрнәге. Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр, тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, бу, әлбәттә, сезнең уңышыгыз.


Кадерлебез! Шушы көнне дөньяга килгәнең, үскәнең, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр, ял итәр, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, догаларыгыз белән озатасыз.

Әниебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Әниебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Әтиебез белән бергә, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев