Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Ул кешеләргә кирәкле булуы белән бәхетле

Бу кояшлы август көннәрендә район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенең тәҗрибәле, абруйлы шәфкать туташы, безнең яраткан төпчек сеңлебез, Җәмилә Рәис кызы Мирзаһитовага 55 яшь тула.

Чак кына авырсак та, сәламәтлегемне кайтар, дип, Аллаһка ялварабыз һәм терелү өмет итәбез. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәмгә ак халатлы кешеләр җибәрә. Аларның күңеленә кешеләрне ярату һәм мәрхәмәтлелек индерә. Бу кояшлы август көннәрендә район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенең тәҗрибәле, абруйлы шәфкать туташы, безнең яраткан төпчек сеңлебез, Җәмилә Рәис кызы Мирзаһитовага 55 яшь тула.

Иске Сәфәр авылында Рәис белән Галимәнең дүртенче кызлары булып туган Җәмилә Минзәлә медучилищесын тәмамлап, 1982 елда район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлый. 1983 елда терапия бүлегенә күчә. Шул көннән башлап ул авыруларның яраткан шәфкать туташына әйләнә.

Моннан 37 ел элек сайлаган шәфкать туташы һөнәренә, яраткан  эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул.

Шушы дәвердә аның куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтарган.

“Рәхмәт теләкләребезнең иң олысы сиңа, Җәмилә”. Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә ятучы авыруларның һәркайсы шушы иң кирәкле сүзләрне тәҗрибәле белгеч буларак кына  түгел, ягымлылыгы, йомшак мөгамәләсе, сабыр холкы белән күңелләрен яулаган шәфкать туташы Җәмилә Рәис кызына җиткерәселәре килде. “Матур итеп языгыз, чөнки ул үзе бөтен яктан матур кеше. Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылу-хафаларыбызны да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать  алиһәсе ул безнең Җәмиләбез. Сменасын сәгатьләрне санап көтеп алабыз: куллары шифалы аның, уколларны, венадан кан алуларын сизмисең дә. Система куямы, башка дәвалау чарасымы һәр процедураны үтә дә  пөхтәлек, төгәллек белән иң мөһиме, яратып башкара. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Алай гына да түгел, тән ярасын дәвалау белән бергә ул синең өмете сынып барган күңелеңне дә сихәтләндерә. Инандырырлык дәлилләрен, акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде”, - диләр бүлектә дәваланып чыгучы авырулар аның турында. 

Олыны олы, кечене кече итә белүе, сабырлыгы өчен яраталар, ихлас ышаналар. Үтә тыйнаклык, гаҗәеп мөлаемлылык һәм ягымлылык, затлылык һәм гадилек – болар бөтенесе дә аңарда бар. Ул кешеләр ярата. Яратырга ярамаганнарын да ярата хәтта. Беркем турында да начар фикер әйтмәс, беркемне дә гайбәткә буямас, сүзен җилгә очырмас, әйткәнен үтәр, менә шундый ул безнең сеңлебез.

– Әткәй белән әнкәйгә гомер буе рәхмәт  укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итәгатьле булыгыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, игелек җирдә ятмый ул дип үстерделәр, яраткан һөнәрем булган өчен дә мин аларга бурычлы, – ди ул.

Кадерле сеңлебез, Җәмилә!
Туган нигезнең тамырлары да сине яратып үзенә тарта. Балалык хатирәләрен яңартып, туып-үскән нигезебезне саклыйсың. Әткәй-әнкәйне карап тәрбияләп соңгы юлга озаттың, аларның фатыйхасын алдың, барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.

Тату туганнар таштан койма корганнар, ди халык. Син туган җанлы кеше. Гомер үткән саен туганлыкның кадерен кайта-кайта аңлыйбыз. Бернинди бәһа белән дә, рәхмәтләр белән дә синең безгә – туганнарыңа күрсәткән игелекләреңне үзеңә кайтарып бетерә алырлык түгел. Безнең өчен сеңел генә түгел, апа да,  дус та, киңәшче дә син.

Мөгаен, еллар ялгышкандыр, әле  җете җәйләр төсе анда бит очларын чокырайтып, күзләреннән нур чәчеп елмайганда, яшәү дәрте бөркелеп-ташып тора үзеннән. “Бик тә бәхетле мин. Яраткан  эшемнән тәм табып, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшим. Ләкин иң зур  куаныч ул – безнең бүлектә дәваланып, сихәтләнеп чыгып киткән райондашларыбызның ихлас рәхмәте, аларның яңадан тормышка кайтуы, кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле”, –  ди Җәмилә.

Кадерле сеңлебез Җәмилә! Әйе, бүген син бик бәхетле: яраткан хезмәтең, кайтып керергә өең бар, серләшергә-сөйләшергә без, апаларың, яныңда, “балдызым” дип өзелеп торган 3 җизнәң, сине яратып үз итеп “Матур апа” дип торучы сеңелкәшең, энекәшләрең бар. Бәхетеңнең якты бизәкләре, күңелеңдә энҗе-мәрҗән булып  ятсын!

Кешеләргә бары игелекләр эшләргә яратылган кешелекле, кечелекле, җитез, сабыр, пөхтә, сизгер, намуслы – тагын-тагын бик күп матур сыйфатларга ия  сеңлебез Җәмилә!

Син бүген үзеңнең олы юбилеең 55 яшеңне билгелисең.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачалар, безнең белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа сөекле һәм сөйкемле кешебез.

Җаныңдагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дөньясында коенып озын-озак еллар безнең белән бергә яшәргә язсын.

Күпме җаннар дәва ала
Шифалы кулларыңнан.
Тылсымлы көч алдыңмы әллә
Әнкәй догаларыннан.

Ходай сиңа барысы өчен
Хәерле гомер бирсен,
Тормышың нурга күмелеп
Бәхетле итә күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев