Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Якташлар белән Төркия татар авылларын гиздек

Төркия татарларына кагылышлы интервью басылып чыккач, якташыбыз, Чалманараттан Нәҗип абый Гыйльфанов эзләп тапты.

Безнең “Актаныш таңнары” газетасында бу җәйдә “Казандагы тормышыма Төркиянеке өстәлде генә” дигән язмам басылган иде. Качкын авылы кызы, журналист, бүгенге көндә Төркиядә яшәүче Айзирәк Гәрәева белән әңгәмә иде ул. Мәкалә дөнья күрүгә, ике малаен, кызын һәм киленен Төркиядә укытучы, Чалманараттан Нәҗип абый Гыйльфанов, Корбан гаетенә Төркиягә баруда ниятем, Айзирәк һәм иптәше Якуп Акчура белән күрешер, татар авылларында булыр идем, дип мөрәҗәгать итте. Булдыра алганча, күрешүгә булышлык кылдым. Очрашканнар, онытылмаслык сәфәр булган ул. Хис-кичерешләре тәмам тулышкан. Игътибарыгызга Айзирәк Гәрәеваның шул хакта язмасын тәкъдим итәбез. 
Гөлназ ХӨҖҖӘТОВА.


Төркия татарларына кагылышлы интервью басылып чыккач, якташыбыз, Чалманараттан Нәҗип абый Гыйльфанов эзләп тапты. “Татарлар бит, үзебезнекеләр, барып күрәсе иде. Дога кылып йөрим...” Гаилә башлыгының, улларын ияртеп, милләттәшләребез яшәгән җирләргә сәфәр кылырга теләве сокландырды. Һәм ул Корбан бәйрәме көннәрендә әниемнең “кош теле” кадәр хатын, безнең якка гына хас итеп пешерелгән, үзе эре-эре, үзе авызда эреп китә торган чәкчәкләрне, ашап туймаслык бал төяп, Искешәһәргә килеп тә җитте. 


Без, ике көндә 540 км юл узып, Төркиядәге өч татар авылын күрдек: Корыһөек, Бөгредәлек, Икепынар.Иң элек Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыктагы Османия-Корыһөек авылына юл тоттык. Төркиядә августта юл манзарасы бер төслерәк – саргылт-соры, чөнки игеннәр урылган, җыеп алынган, үләннәр корып бара. Нәҗип абый, яхшы гына үсеп утырган чөгендер, кеше буе булган кукуруз, көнбагыш басуларын ерактан ук күреп ала, җир турында берәр соравын биреп калырга ашыга. Җиргә бөтен гомерен диярлек багышлаган, үзе дә җир эшкәрткән, мал-туар тоткан  фермер бит ул. 


Корыһөеккә, ниятләгәнчә, өйләгә барып җиттек, шуңа да якташларымның бу авыл һәм кешеләре белән танышуы мәчеттән башланды. Намаз укып чыккач та, авыл татарларыннан Мәҗит Сүзәр кыскача җирлек тарихы белән таныштырды. Мөһаҗир татарларга авыл салырга 1895 елда рөхсәт ителә. Ул елны татарлар кышны җир астындагы “өй”–  землянкада уздыралар. Өйләр корганчы ук мәчеткә нигез салалар. 1908 елда мәчетне төзеп бетерәләр. Мәчет эчендә исә татар балта осталары мирасы – түшәмдә һәм икенче катта татар бизәкләре күренеп тора. “Мәчеттән соң мәктәп салынган, 130лап бала укый иде. Мәчет ике катлы, әмма анда кеше сыймый иде. Без бәләкәй чакта намазны урамда укый идек. Ул чакларда 130лап хуҗалык булса, хәзер 20-30 калган. Хәзер яшьләр кире килә башлады. Соңгы ун елда 20ләп йорт салынды”, – дип сөйләде ул. Тагын бер әйбергә игътибар юнәлтте: “Безнең авыл аерым бер проект белән салынган. Мәмләкәттән килгән тәртип белән. Өйләр киң урам-урам итеп тезелгән. Билгеле бер тәртип сакланган”.


Авыл татарларында кунак булып, догалар укып, урыннан кузгалдык, дисәк, татарлармы җырламый аерылышыр?! Җирле татарлар бабаларыннан отып калган җырларны искә төшерсә, актанышлылар “Озата барма”, “Олы юлның тузаны”н суздылар. Аннары, әрвахлар рухына дога кылып китү зур савап булыр дигән өмет белән, зиратка барырга карар иттек. Биредә Нәҗип абыйның уллары авылга нигез салганнарның гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташларын укып күрсәтте. 


Әлбәттә, алты почмаклы биек агач өйләрдә туып-үскән, заманадан калышмаска тырышып, соңгы елларда кирпеч йортлар салган безнең як кешеләре өчен Төркия авылларындагы йөзәр ел торган җыйнак кына, кечкенә тәрәзәле тәбәнәк таш-балчык өйләрне, буш калган ихаталарны күрү бераз гаҗәпкә калдырды. Шулай, һәр җирнең үз яшәү тәртибе, чималы... Бездә һәр тараф агач булган кебек, монда һәр тараф таштан. Өйләр, ишегалдындагы каралты-кура, диварлар балчык белән сыланган таштан... Әмма, шунысы кызык, проектлары Россиядән килгән. Хәтта төрекләргә бөтенләй хас булмаган балчык-таш мунчалары безнеңчә. Османия авылында Вахит абый ихатасындагы 80 ел элек салынган мунчаны карап чыктык. Миче, төтен юлы, ләүкәсе, юынып чыккач ял итәргә өйалды... Нәкъ безнең авыллардагы иске мунчаларны хәтерләтә. 


Бөгредәлек авылы исә, ерактан ук төзек, зур күренә.  Османия кебек далада түгел, ә тау итәгенә урнашкангамы, безнең якларны күбрәк хәтерләтә. Яшеллек күзгә ташлана. Бөгредәлек авылында себер татарлары яши. 110 ел элек дин галиме, Япониядә ислам динен таныткан хәзрәт, мәгърифәтче, милли сәясәтче  Габдрәшит Ибраһим нигез салган авыл ул. Бөгредәлекләр аны хәзер дә “бабай” дип йөртәләр. 


Османия белән Бөгредәлектән үзләренең авыллары тарихына кагылышлы китаплар бүләк итеп җибәрсәләр, өченче авыл – Икепынарда татарлар яшәве хакында күпләр хәбәрдар түгел.  Төрек телендә басылган “Төркиядәге кырым татар һәм ногай авыллары җирлекләре” (2012) китабында авылга кагылышлы мондый мәгълүматлар урын алган: “1894 елда Идел буеннан Госманлы дәүләтенә күчеп килгән Казан (Идел-Урал) татарларыннан 36 мөһаҗир Падишаһ фәрманы белән төрекләрнең Икепынар авылына урнаштырылган.“  Бүгенге көндә 5 татар гаиләсе  сакланган. 


Мосафирлар догасы кабул була дип, биредә ахшам намазы укып, дога кылынды, Коръән догалары укылды. Ястүне исә, китешли, авыл мәчетендә укыдык. Безне кунак иткән Рәфыйк абый Сизәр исә ихластан: “Мәмләкәттән мондый татарлар килсә, тагын алып килегез”, – диде. Нәҗип абый, кайда гына тукталсак та, күрешү-танышуны уллары белән бергә дога кылудан башлады. Ихлас догалары кабуллардан булсын! Аннары мөһаҗирләр күңеле бик нечкә, алар Нәҗип абый белән бергә моңлы көйләрне барлап, татарча рәхәтләнеп  сөйләштеләр... 


Якташларым өчен бер горурлык хисе белән машинага утырганда төн уртасы җитеп килә иде. Юлыбыз янә Искешәһәргә юнәлде. Нәҗип абый исә ике көнлек сәфәргә нәтиҗә ясап кайтты: “Безнең милләттәшләр бик зур авырлыклар, югалтулар белән шушы җирләргә килеп урнашканнар. Динне саклыйбыз, дигәннәр, тырышканнар, яшәп калганнар... Аллага шөкер, сәфәребез бик бәрәкәтле булды. Алла боерса, башка татар авылларына барырга, күрергә насыйп итсен. Тагын дүртәү калды, дидегез бит әле. Алары киләсе елга... Мин менә нәрсә уйланып кайтам, малайларга читкә китәргә кирәкми инде, ә кызларга... Алар инде кеше кешесе. Малайлар нигездә калсыннар, үз туган җирләрендә нәселләрен дәвам иттерергә язсын аларга...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев