Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Аракы 50 сум торырга тиеш"

РФ Финанс министрлыгы аракының минималь бәясен күтәрергә тәкъдим итә. Әлеге ведомство әзерләгән закон проектыннан күренгәнчә, кибетләрдә аның иң арзаны 220 сум булачак, ягъни бер шешә аракы шуннан да очсызракка сатылырга тиеш түгел. Министрлыкта бу чара исерткеч эчемлекнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук бюджетка акчаны күбрәк кертәчәк диләр. Шул ук...

РФ Финанс министрлыгы аракының минималь бәясен күтәрергә тәкъдим итә. Әлеге ведомство әзерләгән закон проектыннан күренгәнчә, кибетләрдә аның иң арзаны 220 сум булачак, ягъни бер шешә аракы шуннан да очсызракка сатылырга тиеш түгел.
Министрлыкта бу чара исерткеч эчемлекнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук бюджетка акчаны күбрәк кертәчәк диләр. Шул ук вакытта алкоголь базары экспертлары аракының минималь бәясен, киресенчә, 50 сумга гына калдырырга кирәк дигән фикердә. "Бүген халык аптекаларда сатыла торган "Боярышник" ише төнәтмәләр эчеп агулана, ә аның бер шешәсе нәкъ 50 сум тора. Шуңа күрә акчасызлар өчен аракы бүген 50 сум торырга тиеш. Бөтен дөньяда да шундый кулланучылар өчен көчле градуслы арзанлы спиртлы эчемлек сатыла, нәтиҗәдә алар төнәтмә эчеп агуланмыйлар", - ди эксперт В.Дробиз.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17764

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев