Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Архивта казыну кемгә кызыклы?

Актаныш архив бүлегендә 179 фондта 33700 данә документ саклана. Алар тәртипләп киштәләргә урнаштырылган. Һәрберсе – тарих, һәрберсе – кадерле ядкарь.

1 нче санлы архив саклау урынында гомерлеккә сакланырга тиешлеләре куелган. 1922 елдан алып хәзерге вакытка кадәр 5 ел саен тапшырылып барыла. 2 нче архив саклау урынында – шәхси состав буенча документлар. Беткән хуҗалыкларның, оешмаларның рәсми кәгазьләрен сыендырган. Һәрбер кешенең пенсиягә чыкканда хезмәт хакын һәм эшләгән көннәрен дәлилли алар. 3 нче архив саклау урынында да гомерлеккә саклана торган документлар. Статистика бүлегенең һәм беткән, элеккеге хуҗалыкларның, оешмаларның беркетмәләре шушында урнаштырылган.

Районның, Актанышның юбилей даталарына бәйле яңалыклар да өстәлеп тора. Күптән түгел шәхси документлар җыюга керешкәннәр. Архив бүлегенең яңа юнәлеше ул. Баязит Мөхәммәтов, Ибраһим Гарипов, Имаметдин Билалетдинов, Равил Камилҗанов, Кәшби Колыевның шәхси папкалары тупланган инде.

Архив бүлегендә ике кеше хезмәт куя. Районның мактаулы гражданнарының да шәхси документларын аерым папкага төпләү белән шөгыльләнергә ниятләгәннәр. Эзләнергә, яңа максатлар куярга вакыт барыбер табыла ул.

Актаныш – күп кенә язучылар биргән төбәк. Каләм ияләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итү дә якындагы планнарына кертелгән.

Айгөл Галимҗанова, Актаныш архив бүлеге җитәкчесе:

– Үзебезнең районда мәртәбәгә ирешкән күренекле кешеләрнең шәхси документларын җыя башладык. Архивта гомерлеккә саклауга алабыз. Чаралар оештырганда, балаларга экскурсияләр үткәргәндә, күргәзмәләр белән таныштырганда аларны кулланабыз. Балаларга бик тә кызыклы. Медальләрен, фотографияләрен карыйлар.

– Сезгә тарихи фотолар да китерергә буламы?

– Архивка фотоматериаллар да җыябыз. Республикада “У войны не женское лицо” дигән акция үтте. Анда безнең бүлек тә катнашты. Ветеран хатын-кызларыбызның фотографияләрен, алар турында мәгълүматларны аерым фондка кабул иттек. Аудио-видеоязмалар белән кызыксына башладык. Ул да – безнең өчен яңалык. Алмазия Хаҗиева җитәкчелегендә “Акфильм” киностудиясендә балалар төшергән видеофильмнар, сюжетларны 5 данәдә туплый алдык. Алар дискта саклана. Киләчәктә электрон форматка күчерербез дип исәплибез.

– Районның оешуы турындагы төгәл мәгълүматлар Актаныш архивында сакланамы?

– 10 ел элек, районның – 80, Актанышның 300 еллыгын үткәргән вакытта республиканың милли архивына һәм Башкортстанның Уфадагы дәүләт архивына бардык. Документ күчермәләрен алып кайттык. Алар бездә саклана. Колхозлаштыру, репрессияләштерү чоры материалларын да табарга була. 1922-1931 елгы документлар – гарәп язуында, 1931-1939 елгылары – латин графикасында, 1939 елдан соңгылары хәзерге кириллица хәерфләре белән язылган.

– Электрон версиядә документ туплау эше көйләндеме?

– Электрон форматка 3-4 ел элек кенә күчә башладык. Аеруча кыйммәткә ия рәсми кәгазьләрне “уникаль документлар” дип йөртәбез. Аларның скан күчермәсен чыгарып, электрон программага керттек. 9 иде, быел тагын шундый 4 документ өстәлде. Өзлексез эш алып барыла.

undefined

undefined

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев