Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Армиягә китә егетләр (ФОТОЛАР)

28 апрель - хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә быел солдатка китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре белән район хәрби комиссариаты очрашу уздырды. Егетләргә хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов армия тормышы, андагы тәртипләр, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр: кубрик системасына салынган 4 яисә 8 кешелек бүлмәләрдә яшәү, махсус персонал тарафыннан әзерләнгән...

28 апрель - хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә быел солдатка китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре белән район хәрби комиссариаты очрашу уздырды.
Егетләргә хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов армия тормышы, андагы тәртипләр, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр: кубрик системасына салынган 4 яисә 8 кешелек бүлмәләрдә яшәү, махсус персонал тарафыннан әзерләнгән берничә төрле ризыктан швед өстәле тәкъдим ителеп, үзеңә ошаганын сайлау мөмкинлеге, җылы, сыйфатлы киемнәр бирелүе, әти-әниләр белән аралашу юллары турында сөйләде. Үзенең киңәшләрен бирде, әти-әниләрнең, егетләрнең
сорауларына тулы җаваплар кайтарды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева да катнашты, ул район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән егетләргә җылы теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев