Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРТАБЫЗ, ҖӘМӘГАТЬ, АРТАБЫЗ!: “Нур” хуҗалыгының КамАЗ йөртүчесе кызу урак өстендә беренче тапкыр әти булды (+ ФОТОЛАР)

Бүген Актанышның ЗАГС бүлегендә 2018 елның 90нчы нарасые теркәлде.

Күркәм традиция буенча, нәни райондашыбызны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева бала тудыру йортыннан ук каршы алып, яшь гаиләгә Татарстан Президентының шәхси котлау хатын һәм туу турындагы таныклыкны тапшырды. 

Чишмә авылы егете Илнар белән Теләкәй кызы Әлфия узган ел гаиләләренә нигез салганнар. Шәйгәрдановлар бүген Уразай авылында бәхетле гомер кичерәләр. “Нур” хуҗалыгында машина йөртүче  булып хезмәт куйган яшь әти кызу урак өстендә нәни кызчыгы Динараны каршы алырга әниләре, әби-бабайлары белән килгән иде. 

Төкле аягың белән, нәни Динара! Әти-әниеңнең куанычы булып үс!  

САН: Барысы район буенча бүгенге көнгә 123 бала тууы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев