Актаныш

"Ашың тәмсез" дигәнгә үтергән...

Бу коточкыч хәл Архангель өлкәсендә узган ялларда булган.

52 яшьлек хатын ире эшеннән кайтуына ашарга пешереп куйган. Тик ир, "Мин сораганны пешермәгәнсең", дип, аны тәнкыйтьләгән. 

Нәтиҗәдә, алар арасында низаг килеп туган. Ир хатыны каршы сүз әйткәне өчен аны бәреп очырган. Арытаба хатын, пычак алып, иренә ун тапкыр кадаган. Хатын үзе полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Тик алар килеп җиткәнче ир үлгән. 

Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга ун елга якын төрмә яный.

 

Реклама

Автор: Ример Насретдинов

 

kiziltan.rbsmi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: