Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АШЫГЫЧ ХӘБӘР: Актаныш районында кеше сөякләре табылган

Экскаватор чүмеченнән җир өстенә сөякләр килеп төшкән.

12 август көнне Актаныш районы Качкын авылы янында махсус техника белән җирдә казыну эшләре алып баручылар куркыныч табылдыкка очраган. 

Экскаватор чүмеченнән җир өстенә сөякләр килеп төшкән. Яхшылап карый башлагач, бу сөякләрнең кешенеке икәнлеген ачыклаганнар.

Реклама

Хокук саклау органнарындагы үз чыганакларына таянып «Kznlive» порталы хәбәр итүенчә, кешеләргә туры килә торган барлыгы 90 сөяк фрагменты табылган. Бу якынча 70 ел элек — 1940 нчы еллар урталарында күмелгән кешеләрнең сөякләре булырга тиеш дип фаразлана. Хәзерге вакытта әлеге табылдыкны белгечләр тикшерә.
 

чыганак: http://maydan.tatar/aktanysh-rajonynda-keshe-soyaklere-tabylgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X