Актаныш

“АШЫГЫЧ ЯРДӘМ“ГӘ ДӘ ЯРДӘМ КИРӘК

Авырып китсәк тә, бәхетсезлек очракларына тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә ничәмә-ничә мең кешенең гомере саклап калына. Әйе, аларны фронтның беренче сызыгында торучылар дияргә дә була. Тик үзләренең сәламәтлекләре һәм хезмәтләре тиешле рәвештә бәяләнәме соң? Районның Җәмәгатьчелек Советы аларның эш шартлары, эшчәнлекләре белән танышканда, шуларга да игътибарын юнәлтте.

Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәрләр ГЛОНАСС системасы һәм кәрәзле телефоннар аша кабул ителә. Чакыру булганнан соң, биредә эшләүчеләр 4 минут эчендә җыенып чыгып китәргә тиеш булалар. Биредә барысы да, югары квалификациягә ия 11 шәфкать туташы хезмәт куя. Араларында бер егет тә бар. Барысының да эш стажлары 25-38 ел тирәсендә тибрәлә. Бүлектә хезмәт куючы 5 шофер, санитаркаларның да эшен җиңел дип булмый. Чыннан да, олы ихтыяр көченә ия, курку белмәс, авырлыклар алдында каушап калмый торганнар гына эшли аладыр әлеге хезмәттә. Аларны киң кырлы талант ияләре дияргә дә мөмкиндер. Чөнки аларга невролог та, психиатр да, кардиолог та булырга туры килә. Авырулар янына баргач, үзләре үк кардиограмма яздырып, үзләре укыйлар да. Инсульт, инфаркт билгеләрен күреп, Чаллыга да илтәләр. 
– Хәзер авырулар елдан-ел яшәрә. Яшьләрдә дә инсульт, инфаркт очраклары күп. Мин моны кешенең табиб кушканны үтәмәвеннәндер дип исәплим. Әгәр кан басымы югары икән, кеше даруларын вакытында эчәргә тиеш. Әмма аны эчмиләр, оныталар. Әгәр вакытында эчсәләр, инфаркт, инсультлар азрак булыр иде, – ди бүлекнең өлкән шәфкать туташы Филүзә 
Нугаева.
– Ашыгыч ярдәм – медицинада иң авыр хезмәтләрнең берсе ул. Төрле хәлләрне күрергә туры килә. Телефоннан температура күтәрелде дип кенә чакырып та, баргач, берәр җире җәрәхәтләнгән дә булырга мөмкин. Гаиләдә низаг килеп чыккан булып, психолог ярдәме күрсәткән вакытлар да бар. Хезмәтебез авыр булса да, әллә ниләр өмет итмибез. Үзебез ярдәм иткән кешеләр риза булса, шуларның рәхмәте иң зур бүләк, – ди 30 ел хезмәт куючы Фәрзия Муллагалиева. 
Соңгы елларда ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр яхшырган. Күптән түгел генә ике яңа машина кайткан. Аларда беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык җиһазлар да урнаштырылган. Бригададагы шоферлар фельдшерларның алыштыргысыз ярдәмчеләре. Алардан башка без ике кулсыз, ди алар.
– Ашыгыч ярдәм бүлегендә 30 ел эшлим. Бездә яллар юк. Әгәр ялың бар икән, спорт ярышларына, сабантуйларга чакыралар. Анда да кешеләрнең сәламәтлеген саклыйбыз. Авыруларны Чаллыга илтәбез. Юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнгән, машиналарга кысылып калган кешеләрне күрү, әгәр аларда балалар да булса, аеруча авыр. Әмма уяулыкны югалтмыйча, тиз арада ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Ярдәм итү өчен сумкалар, дарулар җитәрлек. Минем шуны әйтәсем килә, бригадада ике фельдшер булса, тагын да яхшырак булыр иде, – ди 30 ел эшләгән Филара Хәбетдинова.
– Ашыгыч ярдәм бүлегенә теләп килдем. Хезмәтемне яратып эшлим. Коллективыбыз бик яхшы, дус-тату. Көнебез-төнгә ялганган. Үзебезнең белемнәребезне күтәрү өстендә дә даими шөгыльләнәбез. Чөнки, заман шуны таләп итә. Әле чакыруга бардың да, эш бетте түгел. Кайткач документ эшен эшлибез. Чакыру картасын стандартларга туры китереп тутырабыз. Аларны иминият компанияләре тикшерә. Җинаять эшләре, юл-транспорт фаҗигаләре вакытында барган эшләрне прокуратура, полиция тикшерә. Шаһитләр буларак, суд юлларында да йөрибез, – ди  Венера Фәхерлегаянова. 
Үзләре шул рәвешле кешеләргә ярдәм 
күрсәтүчеләрнең эш шартлары гына 
мактанырлык түгел. Анда керүчеләр беләдер, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре коридорда утырган кебек. Анда салкын да. 
–Биредә эшләүчеләрнең хезмәтләре җиңел түгел. Әмма үзләренең хезмәтләре генә тиешенчә бәяләнми диясем килә. Аларның күпчелегенең бернинди бүләкләре дә юк. Бу очракта сүз Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары турында бара. Шулай ук эш урыннары да мактанырлык түгел. Үзе салкын, үтәли җил йөри. Приемный покойга килгән авырулар да шушында. Персоналга ял итү өчен урын да юк, дияргә була. Перспективада ашыгыч ярдәм бүлеге һәм диагностика бүлеге өчен яңа бина төзү планы бар диләр. Әмма ул әле кайчан була, билгесез, – ди җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова. – Алар кеше сәламәтлеген кайгырта, әмма аларныкын кайгыртучы юк. Мин аларга сәламәтлек, түземлек теләр идем.
–Ашыгыч ярдәм бүлеге безнең район үзәк хастаханәсенең йөзе дияргә кирәк. Районда ике ашыгыч ярдәм бүлеге эшли. Берсе – биредә, икенчесе Пучы участок хастаханәсендә. Алар шул тирә авылларга, М-7 трассасына хезмәт күрсәтәләр. Аларга соңгы вакытта таләпләр дә көчәйде. Чөнки алар, беренче ярдәм генә күрсәтеп калмыйлар, авыруларны хастаханәгә алып киләләр, табиблар тикшергәч, кирәк булса, шәһәр хастаханәләренә озаталар. Аеруча, инсульт булган кешеләрне, дүрт сәгать эчендә, Чаллыдагы 5нче шәһәр хастаханәсенә илтеп җиткерергә кирәк. Шулай булгач, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче фельдшерлардан ялгышмыйча диагноз кую һәм ярдәм күрсәтү таләп ителә. Чөнки сүз кеше гомере турында бара. Бүгенге көндә кадрлар җитә. Барысы да тәҗрибәле. Әмма хезмәткәрләргә эш шартлары җитеп бетми. 2010 елда әлеге өлешкә бераз үзгәрешләр кертелгән иде. Тик әле җитәрлек күләмдә түгел. Авыруларны алып килгәч, аларга диагностика үткәрү өчен җиһазлар да булырга тиеш. Биредә аларны урнаштыру өчен урыннар җитми. Шуңа яңа бина төзү кирәклеге хакында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына хат яздык. Хәзер җавап көтәбез, – диде баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров. 
Әмма мондый бәхет кайчан булыр, билгесез. Ә ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючыларга шушы шартларда эшләрен дәвам итәргә генә кала. Хәер, алар зарланмыйлар. Чөнки үз эшләрен чын күңелдән яраталар һәм кеше гомерен саклап калу өчен бар тырышлыкларын да куярга әзерләр.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: